Бу үзенчәлекле чара безнең өчен – зур вакыйга. Беренчедән, үзебезнең ни дәрәҗәдә туган телдә яза белүебезне тикшерсәк, икенчедән, өч көн дәвамында барган дөньякүләм акциясендә катнашу – бөтен милләттәшләр белән бер дулкында, бергә булуыбыз шатлык һәм горурлык тойгысын тудырды. Әйтергә кирәк, диктант язарга теләүчеләр саны дөньяда, илдә, шул исәптән Бәләбәйдә дә, артканнан-арта бара. Аллага шөкер, Туган телне белергә теләү теләге, аңа карата кызыксыну, аны зурлау көчәйгәннән-көчәя. Быел, әйтик, мәчет классына сыймаганнар коридорда өстәл- утыргычлар куп яздылар.
Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе, тарихи мәчет имамы Илдар хәзрәт Галиевның катнашучыларның күп булуына сөенеп, “5”легә язуыбызны теләп сүз әйтүе, бергә дога кылубыз күркәм башлангыч булды.
Диктант текстын Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, татар гимназиясенең татар теле укытучысы Люзия Нәзир кызы Фәттахова әйтеп яздырды. Ул Каюм бабай – галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның хезмәтләре белән таныштырды. Аның диктант өчен сайланган “Кабуснамә” әсәреннән өзек барыбызның да күңеленә шулкадәр хуш килде, текстның эчтәлегенә дә, аның аша туган телебезнең матурлыгы-моңына да сокландык, өзектәге алтын кагыйдәләрне хәтеребезгә сеңдердек. Әйтергә кирәк, тел галимнәребез язар өчен искиткеч матур текстлар сайлый.
Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәев ике көн элек кенә Казанга барып кайткан иде. Диктанты ул аннан алып кайткан махсус битләргә язу (Казан да шундый ук биткә яздылар) , ә аннары катнашучыларның Бөтендөнья яшьләр форумы блокнотын, “Идел” журналын бүләк итеп алуы бик күңелле булды.
Барыбыз бергә чәй өстәле артында фикер алышу да урынлы булды.
Иң камил, гүзәл, гаять бай телең өчен рәхмәт сиңа, халкым! Газиз туган тел, син безнең өчен бик кадерле.
Зәйфә Салихова.