Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 09:00

20 ноябрь – язучы-сатирик Рөстәм Замановның тууына 84 ел

“Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең элекке мөхәррирләрнең берсе Рөстәм Закуан улы Идиятуллин (әдәби псевдонимы Заманов)  байтактан фанилыктан бакыйлыкка күчсә дә, аны еш искә алабыз. Кешелекле кеше, шәп язучы, төпле мөхәррир, күпьяклы талант иясе  иде ул.

20 ноябрь – язучы-сатирик Рөстәм Замановның тууына 84 ел
20 ноябрь – язучы-сатирик Рөстәм Замановның тууына 84 ел

Заманов псевдонимы исә бик тә үзенә туры килеп тора, сатирик язучы буларак,  иҗатында нәкъ заманга хас кире хәлләрне очлы каләме белән укучыны көлдерерлек һәм уйландырырлык итеп сурәтләде.

Язучының 2010 нчы елда хәләле Җиһан Идиятуллина һәм Бәләбәй төбәге иҗатчылары тырышлыгы белән чыгарылган "Мизгелләр" китабын укучылар бүген дә яратып укый.

 Зәйфә Салихова.

 

Автор: Алексей Петров  
Читайте нас