Балалар иҗади сәләтләрен күрсәтү белән бергә акрил буяулар белән эшләү серләрен дә дә үзләштерү мөмкинлеге алдылар. Аларга әзерләмәләрнең төрлесе тәкъдим ителде – элегант шкатулкалардан алып рәвешләре һәм бизәкләре белән аерылып торган нәфис тәлинкәләргә кадәр, бу теләгәнеңне сайлау мөмкинлеге бирде. Кирәкле инструкцияләр алганнан соң, күңелле музыка астында катнашучылар дәртләнеп эшкә керештеләр. Һәркем уникаль сувенир эшләде.
Нәтиҗә барысын да таң калдырды: эшләр якты, оригиналь һәм бик үзенчәлекле килеп чыкты. Ярату һәм игътибар белән ясалган бу ихлас бүләкләр якынлашып килүче Әниләр көне алдыннан әниләр өчен көтелмәгән сөенеч булачак.
Зәйфә Салихова