И Хатын-кыз, син – гүзәл Ана, ир хатыны, хезмәт кешесе, син- матурлык, иҗади һәм серле зат... Күңелеңә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган...
26 ноябрьдә, Әниләр көне алдыннан, шәһәрнең "Урал-Батыр" милли-мәдәни сараенда Бәләбәй "Ак калфак" оешмасы коллективы тамашачыларны җыйган "Мин – Хатын-кыз" дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә гүзәл затның бөеклеген, нәфислеген, фидакарьлеген бөтен тирәнлегендә ачып салырга омтылды һәм максатында иреште дияргә кирәк.
"Мин – Хатын-кыз" кичәсе 2019 елда оештырылган оешманың төп проектларының берсе һәм без аны ел саен үткәрергә тырышабыз. Ул татар бакчасы-йөрәгендә үсә һәм шиңми торган милли чәчәкнең биш таҗын – биш лаеклы хатын-кызның үрнәкле дөньясын ачып сала. Бу юлы да шулай булды – яшәү рәвеше, намуслы хезмәте белән абруй казанган биш ханым тамашачыларның алкышларына күмелде.
Үткәннәрдән бүгенгәчә
Җыр, шигырь, изге дога ... Алар кеше күңелендә бер-берсенә үрелеп, сыенып яши. Шуңа да хатын-кызга мәдхия булып яңгыраган “Ак калфагым” җыры, шигырь һәм дога белән башланып китте кичә. Бәләбәй муниципаль районы имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Галиевның ананың бөеклеге, мөселман хатын-кызларының әдәп-әхлак сакчылары булуы турында күңелгә үтеп керерлек сүзләр белән чыгыш ясавы залда утыручыларны күңелгә рәхәт, җылы халәткә көйләде. Имам Әниләребезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга, тәкъвалыкка өндәде һәм барча хатын-кызларны якынлашкан бәйрәм белән котлады.
Кичә, бүген, иртәгә... Әлбәттә, мондый кичәдә тарихта якты эз калдырган күренекле татар хатын-кызларын искә алмый мөмкин түгел. Аларның исемнәре генә дә Батырлык һәм Чаялык, Намус һәм Вөҗдан, Талант һәм Тырышлык, Изгелек һәм Игелек, Гүзәллек һәм Гамь, Җыр һәм Якты моңга тиң. Сөембикә-ханбикә, Мөхлисә Бубый, Фатиха Аитова, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Галия Кайбицкая, Гөлсем Болгарская, Сара Садыйкова, легендар җырчыбыз Фәридә апа Кудашева, Советлар Союзы Герое, якташыбыз Мәгубә Сыртланова һәм башкалар, һәм башкалар ...
Алып баручылар шәһәрдә һәм район авылларында, Приют эшчеләр бистәсендә кояш нурына тиң, зур хезмәте һәм матур яшәве белән тормышка ямь-тәм өстәгән гүзәл затларыбызны да исемләп атап үттеләр. Алар бик күп. Тик кайберләрен генә. Әйтик, һөнәре буенча финанс хезмәткәре, “Автонормаль” заводының тәүге директорының тугры тормыш иптәше, ышанычлы тылы 99 яшьлек Ләлә Ибрагим кызы Әмирова; педагог, заманында шәһәр мәгариф бүлеген җитәкләгән Эра Гыймад кызы Мөхәмәтшина, гомере буе җаваплы вазыйфаларда эшләгән, Бәләбәй шәһәренең почетлы гражданины, берничә ел элек арабыздан китеп барган Җиһан Мәгалим кызы Идиятуллина (урыны оҗмахта булсын), остаз- педагог, шулай ук Бәләбәй шәһәренең почетлы гражданины Заһира Минияр кызы Хәйруллина һ. б.
Гүзәл әниләрнең берсе, яраткан җырчыбыз Эльмира Маликова башкаруында “Сөембикә” җыры тарихта якты эз калдырганнар рухына – изге дога, ә исәннәргә йөрәк сәламе булып яңгырады.
Милли чәчәкнең биш таҗы
Ә аннары алып баручылар кичәнең төп өлешенә күчтеләр. Һәр хатын-кызның тормыш юлы белән таныштырып барды алар, ә төп алып баручы Галия Әхмәтшина аларны сәхнәгә чакырып, үзләре белән әңгәмә корды.
Аллаһы Тәгаләдән җирдә яшәүне дәвам итү кебек иң бөек миссия йөкләнгән кеше – изге Ана ! Шуңа да иң беренче чәчәгебезнең иң нәфис, иң сокландырган таҗы – Әлфия Фәннүр кызы Шафикова булды! Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылы кызы белән Акбасар егете Азатны мәңгелек ярату очраштырган һәм кавыштырган. Акбасар авылында 27 ел бергә яшәп, авылдашларының, Мәтәүбаш халкының ихтирамын казанган бу тату гаиләдә бер-бер арлы алты малай дөньяга килә торган, үсә торган!
Исемнәре генә дә нинди матур татар исемнәре: Булат (Уфада яшелләндерү предприятиесендә эшли); Ринат (Красноярски өлкәсендә бораулаучы ярдәмчесе); Илшат (Ринат абыйсы белән бергә эшли), Самат (шулай ук бораулау ярдәмчесе), Айназ ( Мәтәүбаш мәктәбенең 6 нчы класс укучысы) Айнур (1 нче класс укучысы).
Тирә -якта сезне дә, балаларыгызны да эш сөючән, тырыш, булдыклы дип беләләр. Кемдер бер баласын да яхшы кеше итеп үстерә алмый, ә сез тулы бер армияне ничек тәрбияли алдыгыз? Барсына да ничек өлгерәсез? – дигән сорауга, безгә һәр яклап бианам Әнкәй ярдәм итте һәм итә дип җавап бирде Әлфия ханым, кайнанасына зур ихтирамын белдереп.
***
Ни аяныч, инде дүртенче ел
Җирдә канлы сугыш баруга...
Икенче героебыз – солдат әнисе Миңнур Фәйзрахман кызы Халикова, аның улы Фларид махсус хәрби операция башлангач ук мобилизацияләнеп яуга киткән. Бүген яшәү максатын СВО зонасындагы яугирләргә ничек тә ярдәм итү, уллары яуда булган яки инде, кызганычка күрә, башын салган аналарны яклау, хәлләренә керү, юату, алар белән бергә булу теләге белән янган Миңнур ханым идеясе тормышка ашты – быел апрельдә шәһәр-район ветераннары советы канаты астында “Солдат аналары союзы” оештырылды.
Ул сәхнәдән үз берләшмәләре әгъзалары – солдат аналарының – якташ-яугирләргә нәрсәләр эшләүләрен (дронга каршы одеяллар, шүрәле костюмнары тегү дисеңме, окоп шәмнәре ясау, гуманитар ярдәм туплау һ.б.) сөйләде, изге күңелле хатын-кызларны, ахирәтләрен исемләп искә алды.
Бу урында шәһәр ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл ханым Ишниязованың сәхнәгә менеп, СВОга гуманитар ярдәмнең даими озатылуы турында сөйләве һәм барча шәһәр-район халкына чиксез рәхмәт белдерүе урынлы булды.
Бөек Ватан сугышы елларында, башка сугыш хәрәкәтләрендә һәм дүртенче ел барган яуда һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителүе, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмит Дәүләтхуҗинның үлемсез “Герман” җырын башкаруы тетрәндерерлек булды.
***
Чәчәгебезнең өченче таҗы – Венера Хөсәен кызы Галимова. 85 нче яше белән баручы, хаклы ялга чыккач та озак еллар яраткан эшен дәвам иткән, инде бүген килеп актив яшәү рәвешен алып барган, намазга баскан Венера апаны Бәләбәй төбәгендә белмәүчеләр бик сирәк. Сәламәтлек тармагында төрле вазыйфаларны башкарып, күпме хезмәт куйганын өеп куйсаң, бер зур тау хасил булыр иде! “Мин үз эшемне, кешеләрне яраттым, бары шул гына”, – ди Венера Галимова..
Гаҗәеп тыйнак ханым сәхнәгә менгәч, үзе турында түгел, иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләрен, шәһәр-район җитәкчеләрен исемләп искә алды. 38 ел бергә яшәгән олы йөрәкле бианасына соклануын уртаклашты.
***
Урта буын хатын-кызларыбыз арасында да үрнәк алырлык хатын-кызларыбыз бихисап ул. Шуларның берсе – чәчәгебезнең дүртенче таҗы – борын-борыннан шомарып, чарланып безгә килеп җиткән һәм дәвам итәчәк тегүче һөнәренә ия – Регина Гатауллина!
Оста куллы, гаҗәеп бай иҗади күңелле Регина ханым балачактан үзен гашыйк иткән тегү эше белән шөгыльләнә. Регинаның яратканы – булачак кәләшләргә никах һәм туй күлмәкләре тегү, аларны сәйләннәр, бисер белән бизәү. Бу эсклюзив күлмәкләр, баш киемнәре – чын сәнгать әсәрләре! Аларны нәфис, зәвыклы итеп тегү өчен искиткеч, сабырлык, түземлек, һәм, әлбәттә, үз эшеңне ярату кирәк! Регинаны беләләр, төрле шәһәрләрдән – Санкт-Петербург, Казан, Уфадан һәм башка тарафлардан заказ биреп тектерәләр.
Изге күңелле, туган телдә бик матур сөйләшүче Регина ханым тагын бер изге эш башкара – беркем кушуы буенча түгел, үз теләге белән өч ел элек балалар өчен “Тегү мәктәбе” ачкан. Аның матур ике күлмәген тамашачылар сәхнәдә күрде, ә калганнарын чара буе барган презентациядән күреп белделәр.
Алып баручы Галия ханымның татар телен каян шулай яхшы беләсез соравына җавабы: “Җәйге каникулларны гел нәнәем янында үткәрдем, ул, мин русча белмим, татарча сөйләшегез, дип өйрәтте”.
***
Яшәүгә матурлык, җылылык, нур өстәп яшәр өчен җан аткан, талантлы гүзәл затларыбызның берсе – чәчәгебезнең бишенче таҗы – сәхнә сәнгатенә гашыйк, армый-талмый мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы – Баженово авылының мәдәният йортында эшләүче Алия ханым Шәймөхәмәтова. Һөнәре буенча хисапчы Алия Рәфил кызы 2016 елдан гаять оста гармунчы, шулай ук сәхнәгә мөкиббән ире Әдһәме белән авыл мәдәният йортында чаралар, бәйрәмнәр оештырып, халык һәм авыл тормышына нур өстиләр.
Җыр-моң, шигырь сүзе белән үрелеп
Бер-берсен кабатламаган биш хатын-кызның язмышын күрсәтүгә багышланган кичә,табигый, җыр-моң, шигъри сүз,биюләр белән үрелеп барды. Татар гимназиясеннән беренче сыйныф укучысы Аделия Вәлиеваның “Әниемә” җырын башкаруы (укытучысы Тимерхан Әхмәтов), Ләйсән Фазуллинаның күбәләктәй очып биюе (укытучысы Әлфия Меркулова), Зөлфия Әгъзамованың “Әниемә” җыры, ире Әдһәмнең өздереп гармунда уйнавына Алия Шәймөхәмәтовның татар кызлары биюен биюе, оешма вокаль төркеменең “Ак калфагым” (баян партиясе – Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар), “Хатын-кыз язмышы” җырларын башкаруы, оешма җитәкчесе, зур оештыру сәләтенә ия, нәфис сүз остасы Галия Әхмәтшинаның чараны җанлы итеп алып баруы; һәр хатын-кыз иңенә истәлеккә яулык салуы, Башкортстан татар конгрессының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәевның чәчәк гөлләмәләре бүләк итүе – чараның ихлас, кабатланмас матур бизәкләре булды.
Туган телебезнең бүгенге хәлен истә тотып, лирик дулкында барган кичәгә елмаю-көлү өлешен дә өстәдек. “Ак калфак” ханымнары әзерләп “Әбиләр больницада” дигән скетч күрсәттеләр һәм алкышларга лаек булдылар. Әйе, туган телеңне белмәсәң, “духтыр” сыман авыр хәлгә калуың да бар.
Сәхнәгә күтәрелгән биш хатын-кызның да “Нәрсә ул бәхет?” соравына җавабы бер булды: “Бәхет ул – сугыш бетеп, җирдә Тынычлык урнашу, балаларның тигез, тату гаиләдә хәсрәтсез үсүе, яратып һәм яратылып яшәү, сау-сәламәт булу һәм яраткан эшеңдә эшләү.
Соңгы сүз урынына
“Ак калфак” оешмасы коллективы һәрчак халкыбыз каршына күңелгә үтәрлек, татарлыгыбызны көчәйтерлек, әдәп-әхлак тәрбиясен алга куйган темаларга күркәм чаралар һәм ныклы әзерлек белән чыга. Бүгенге көндә яхшы чара уздыру, дөресен әйтик, җиңел түгел. Ә шулай да без көч, без булдырабыз. Оешмабыз һәртөрле ярдәмнәре өчен ”Урал-батыр” милли-мәдәни сарае хезмәткәрләренә, директоры Людмила Джимага, шулай ук Рәсүл Гәрәевка, татар гимназиясе укытучылары һәм укучыларына чиксез рәхмәтен белдерә. Әлбәттә, залны тутырып диярлек килгән тамашачыларга, безне яклаган, эшебезне күргән, ярдәмгә килергә һәрчак әзер булган дусларга рәхмәт. Рухи дөнья, күңел дөньясы тарая барган бүгенге заманга җылылык өстәргә теләп, тырышып йөргән, бу кичәне оештырган Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы кызларын исемләп атап үтим әле. Менә алар: Галия Әхмәтшина, Люзия Фәттахова, Альбина Йосыпова, Айсылу Сәетгалиева, Зөлфия Әгъзәмова, Сания Ганиева, Светлана Суфиянова һәм шушы мәкалә авторы – мин.
Һәр чорда да исемнәрен халык йөрәгенә язып калдыручы гүзәл татар хатын- кызларың өчен, рәхмәт сиңа,халкым!
Тамашачы фикере. Ракия Төхвәтшина:
– Тирән эчтәлекле сценарий буенча үткән күңелләрне тетрәндерерлек тамашага иң югары бәя — зал тулы тамашачыларның бердәм алкышлавы, әлбәттә. Туган төбәгебезнең эштә уңган, сүзгә оста биш хатын-кызы үрнәге һәркемнең күңелендә игелеклелек, ихласлык; туган җиребезгә, туган халкыбызга тугрылык, туган телебезгә мәхәббәт хисләре уятты.
,,Ак калфаклылар", сез булдырасыз, әфарин, ,, 5" ле сезгә! Рәхмәт! Сез иң югары мактау сүзләренә лаеклы!
Зәйфә Салихова.
Рүзил Биктаһиров фотолары