Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь , 16:00

Тарихи мәчет мәдрәсәсендә – фәһемле дәрес

Бүгенге көндә күпләр динле, әхлаклы булып яши, ислам дине кушканча яшисе килүчеләр тагын да күбрәк. Бәләбәй районы мәчетләре шушы юнәлештә  даими зур эш алып баралар.

Тарихи мәчет мәдрәсәсендә – фәһемле дәрес
Тарихи мәчет мәдрәсәсендә – фәһемле дәрес

Әйтик, 30 ноябрьдә Бәләбәй мөхтәсибәте чакыруы буенча зур дин галиме, Русия Ислам университеты мөгаллиме, 25 ел буе укыту эшенеалып баручы, "Хәмзә" мәчете имам-хатыйбы Тулкын хәзрәт Кәримбердиев шәһәрнең тарихи  мәчете  мәдрәсәсенә килеп, төпле, тирән  эчтәлекле дәрес бирде.

Бәләбәй һәм Приют бистәсе мәчетләренә йөрүчеләр, шулай ук теләгәннәр  дәрескә килеп, Аллаһы Тәгаләгә ничек ышанырга, ничек иманлы булырга, шулар һәм башка четерекле мәсьәләләр буенча беренче дәресне тыңладылар, үзләре өчен бик күп фәһем алдылар.

Мәчет имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Галиев  ватсапптагы төркемнәр аша  бу хакта  алдан хәбәр бирде. Ул районыбыз халкының дини белемле, тәкъвалы булуын кайгырта,  мәчетләрдә укулар оештырылудан тыш, һәрдаим "Тарихи мәчет" төркемендә һ.б. файдалы мәгълүматлар биреп бара.

Әйе,  без борынгыдан динле, гыйлемле  булганбыз,  даими белем алырга, укырга тиешбез. Бер хәдистә дә: Әй, мөселман кардәшем! Син йә гыйлем алучы, йә белем бирүче бул, йә шушы икегә ярдәм итүче бул, тик дүртенчесе булма, ул, чынлыкта, шәйтан ләгънәтуллаһ", диелә.

Алга таба  да мондый дәресләрнең дәвам итүенә өметләник.

Фәнил Зарипов фотолары.

Зәйфә Салихова.

Тарихи мәчет мәдрәсәсендә – фәһемле дәрес
Тарихи мәчет мәдрәсәсендә – фәһемле дәрес
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас