Анда Башкортстан Республикасы Бәләбәй муниципаль районы хакимиятенең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе җитәкчесе – торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү һәм табигатьне саклау бүлеге башлыгы Газин Максим Рәсим улы һәм авыл халкы катнашты.
Алдан авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан биләмәдәге проблемалар турында сораштыру, җыелышлар үткәрү юлы белән әзерлек эшләре үткәрелде. Йомгаклау җыелышында халык бертавыштан ППМИ - 2026да катнашу өчен тавыш бирде һәм "Бәләбәй районы Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсе коммуналь ихтыяҗлары өчен МТЗ-82.1 тракторына асылма, тагылма җайланмалар (тагылма 2 ПТС-4,5 , чүмечле төягеч( КУН), роторлы чапкыч) сатып алу" проектын сайлады.
Мәтәүбаш авыл Советы авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Игорь Владимирович Борисов катнашучыларга ППМИ проектлары буенча конкурс процедурасын узу турында аңлатты, инициатив төркемнең бурычларын искәртте (алар: конкурска әзерлек эшләре, халыктан акча җыю, гражданнарга эш барышы турында мәгълүмат бирү, проектның үтәлешен контрольдә тоту һәм кабул итүдә катнашу). Ул авыл халкына авылны яшәтү максатында ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтте, ППМИ -2026да җиңүгә ышаныч белдерде.
– Без, авыл җирлегендә яшәүчеләр, 2026 елда уртак тырышлык белән конкурста җиңеп, әлеге проектны тормышка ашыра алырбыз дип өметләнәбез. Уртак тырышлык белән авыл тормышын яхшырак һәм уңайлырак итәргә мөмкин , – дип ышанычын белдерә йомгаклау җыелышында катнашучылар.
Зәйфә Салихова.