Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь , 13:00

Татар халык иҗаты югалмый

Илдус һәм Илназ Фазлетдиновларның бер-бер артлы китаплары чыгуы –   якташлары өчен дә горурлык.

Татар халык иҗаты югалмый
Татар халык иҗаты югалмый

 Татарстан китап нәшриятында “Татар халык иҗаты” 25-томлыгының 12 нче томы дөнья күргән. Әлеге тупланма Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнә. Аның “Риваятьләр һәм легендалар”га багышланган ике томын әзерләү эше якташыбыз фольклорчы, шагыйрь, журналист Илдус Фазлетдиновка  тапшырылган булган.

 – 12нче томда авыл тарихлары, топонимик, көнкүреш һәм романтик риваятьләр урын алды. Алар Татарстаннан, Башкортстаннан, Идел-Урал буе республикаларыннан һәм Себер татарларыннан гына түгел, хәтта ки чиктәш Казахстандагы татар авылларыннан да җыелды. Фольклор һәм тарих тоташкан урында эшләнгән бу том филологларда да, тарихчыларда да кызыксыну уятыр дип ышанам – дип яза социаль челтәрләрдәге битендә Илдус Камил улы. – Әйткәндәй, бу быел минем дәүләт нәшриятларында чыккан өченче китабым! – ди ул.

Моннан алдарак кына Илдусның улы – филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының өлкән укытучысы Илназ ФАЗЛЕТДИНОВның фәнни җитәкчесе – филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Илсөяр Гамил кызы ЗАКИРОВА белән берлектә язылган “Мифы татар. От верховных Тэнгри и Кудай до Сабантуя и проводов льда” дип аталган монографиясе башкалабыз Мәскәүдә, “Миф” нәшриятында күргән.

Мондый фолькрчылар барында татар халык иҗаты югалмас, дип ышанып әйтергә була.

Улының җанын биреп эшләгән эшен дәвам итүен күрү – әти кеше өчен зур бәхет. Без – якташлары бәләбәйлеләр өчен дә бу зур шатлык һәм горурлык. Әфарин, аталы-уллы Фазлетдиновлар!

 Зәйфә Салихова.

 

Татар халык иҗаты югалмый
Татар халык иҗаты югалмый
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас