Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь , 18:00

Чын мәхәббәт бар ул, бар!

"Кадерлем Иосиф... гафу ит. Мин фронтта зыян күрдем. Минем кул-аякларым юк. Йөк буласым килми. Оныт мине. Хуш. Синең Зинаң»

Чын мәхәббәт бар ул, бар!
Чын мәхәббәт бар ул, бар!

Ул айлар буе операцияләр ясаганнан һәм  йокысыз төннәр үткәргәннән  соң гына бу хатны язарга базнат итә. 41нең язында алар Иосиф белән бер-берсенә гашыйк булырга өлгергәннәр – язылыша алмаганнар. Зина аны фронтка озаткан, ә озакламый үзе дә сугышка теләп киткән. Беренче сугышларда кырык ике яралыны алып чыккан, аннары тагын да күбрәк. Аны куркусыз санитарка дип белгәннәр..

43 нең февралендә, командирын коткарганда, Зина коточкыч яралана һәм разведчиклар аның ыңгырашуын ишеткәнче кар өстендә ята. Врачлар аның гомерен коткарып кала , ләкин кул-аякларын – юк.  Сигез операция. Сызлану. Ярдәмгә мохтаҗлык. Һәм хат — Анна уйлаганча соңгысы.

Ләкин җавап килә.

 «Сөеклем... безне бернинди кайгы да аермас. Без һәрвакыт бергә булачакбыз. Сиңа кайту өчен җиңү көтәм. Нык яратам. Синең Иосифың".

Бу юллар аны тормышка кайтарган кебек була. Зина бик катлаулы операциягә ризалаша: аңа сул кул сөягеннән «бармаклар», уң кулына манжетка ясыйлар — һәм ул яңадан язарга, юынырга, яшәргә өйрәнә. Ул «Уралмаш "эшчеләреннән аның өчен бер генә булса да танк заклепкасы ясауларын сорый  – һәм бер айдан соң фронтка  “Зина Туснолобова өчен!”дип язылган биш машина китә.

Җиңүдән  соң алар язылышалар. Аларның улы һәм кызы туа. Зина ашарга пешерергә, мичкә яшарга , балаларының оекларын ямарга өйрәнә. Диктор булып эшли, мәктәпләрдә чыгыш ясый, терсәкләре белән хатлар яза, бер көн дә үзен  кызганырга ирек бирми.

Иосиф белән Зина гомер буе бергә яшиләр. Сугышта ук хыялланган алмагач бакчасы утырталар. Ул Советлар Союзы Герое. Ә иң мөһиме – сынмый-сыгылмый, үзе булып кала. Гәрчә бөтенесен диярлек югалтса да.

 Мәхәббәттән башка. Мәхәббәтен ул беркайчан да югалтмый.

Чыганак: Литерура/ добро в поэзии и жизни.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас