Эльвира Марат кызы МХО зонасында хезмәт итүе, көн саен авырлыклар һәм сынаулар белән очрашуларын сөйләгән, мондый шартларда иптәшлекнең, үзара ярдәмләшү һәм үз һөнәреңә тугры булуның бик мөһим булуына басым ясаган. Балалар тын да алмыйча, бик игътибар белән тыңлаганнар. Күзләрендә чын хөрмәт һәм аңлау теләге чагылган.
Балалар күп срораулар яудырганнар. Аларны хәрбиләрнең көнкүрешеннән алып шәхси борчылуларга һәм киләчәккә планнарга кадәр бөтен нәрсә кызыксындырган. Эльвира Марат кызы һәр сорауга тулы җаваплар биргә, каһарманлыкның чын мәгънәсен яшь йөрәкләргә җиткерү өчен дөрес сүзләр тапкан.
– Без балалар белән кунакка бүләкләр салынган тартма әзерләдек – һәрберебез монда үз күңеленең бер өлешен салды. Чараны истәлекле фотосессия белән тәмамладык . Бу очрашу укучыларның хәтерендә озакка калыр һәм аларны игелекле эшләргә, Ватанны сөюгә рухландырыр дип ышанам!, – дип яза сыйныф җитәкчесе Евгения Афлятунова.
Зәйфә САлихова әзерләде.
Фотолар татар гимназиясеннән.