Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь , 15:00

Мисырда беренче мәртәбә татарча «Каз өмәсе» узды

Мисыр башкаласы Каһирәдә беренче тапкыр татар традицион «Каз өмәсе» нә багышланган очрашу булды, бу хакта «Миллиард.Татар " төркеменә  Каһирәдәге «Мирас» татар-башкорт берләшмәсе рәисе Регина Әхмәдиева хәбәр иткән.

Мисырда беренче мәртәбә татарча «Каз өмәсе» узды
Мисырда беренче мәртәбә татарча «Каз өмәсе» узды

Каз ите  һәм каз маеның файдасы, мамыгыннан мендәр ясау үзенчәлекләре турында кыскача лекция булган. Чара кысаларында хатын-кызлар һәм яшүсмерләр каз каурыйларыннан  май канатлары  ясаганнар. Шулай ук чын Сәмәрканд пылавы әзерләү буенча осталык классы оештырылган.

Бу көнне өстәлдә төп ризык – каз ите һәм татарларның башка төрле милли ризыклары мулдан булган. Бәләкәй балалар өчен иҗади мастер-класслар үткәрелгән, ә аларның әниләренә татар-башкорт оешмасы китапханәсеннән китаплар тапшырылган.

Зәфә Салихова әзерләде.

Мисырда беренче мәртәбә татарча «Каз өмәсе» узды
Мисырда беренче мәртәбә татарча «Каз өмәсе» узды
Мисырда беренче мәртәбә татарча «Каз өмәсе» узды
Мисырда беренче мәртәбә татарча «Каз өмәсе» узды
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас