Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь , 11:00

Путин Русия халыклары телләренә ярдәмгә ясалма фәһем куллану идеясен хуплады

Россия Президенты Владимир Путин илдәге халыкларның телләренең тел модельләренә ярдәм итү өчен ясалма фәһем куллану идеясен хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Путин Русия халыклары телләренә ярдәмгә ясалма фәһем куллану идеясен хуплады
Путин Русия халыклары телләренә ярдәмгә ясалма фәһем куллану идеясен хуплады

«Тел модельләренә ярдәм итү өчен ясалма фәһем куллану – бик яхшы идея. Бу безнең өчен мөһим. Моны һичшиксез эшләргә кирәк», – дип билгеләде Путин гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары мәсьәләләре турында киңәшмә барышында.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, телләр күптөрлелеген саклау илкүләм көчнең мөһим элементы булып тора. Кешеләрнең үз теле белән шөгыльләнү мөмкинлеге булганда, бу милләтара аралашуга да уңай тәэсир итә.

«Ул вакытта милләтара аралашу да иркен һәм басымсыз булачак», - дип белдерде Россия лидеры.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас