Билгеләп үтәргә кирәк, Бәләбәй районының Надеждино авылында яшәүче Вәлишиннар гаиләсендә инде күп еллар күркәм татар традициясе саклана – ул "Каз өмәсе". Уңган-булган Зилә Вәлишина кияүгә чыкканнан бирле ел саен каз үрчетү белән шөгыльләнә.
– Җәй көне казлар үлән ашый, артык чыгымнар тотынасы түгел. Салкыннар башлангач, суеп, тәмле каз ите әзерлибез, – дип сөйли хуҗабикә. – Һәр казның авырлыгы өч килограммнан артык була, бу безнең зур гаиләбез өчен яхшы ярдәм, – дип дәвам итә сүзен Зилә ханым.
Ә гаиләләре аларның зур: олы яшьтәге әнисе, улы, оныклары... Алар бик тату, хуҗалык, өй эшләрен бергә алып баралар.
Өмәчеләрне сыйларга Зилә ханым пылау, коймак, бәлеш пешгергән. Зур чуенга алдан суйган казын пешерергә куйган, токмач кискән. Оныклары исә өмә барган бүлмәне борынгы тукылган сөлгеләр, плакат белән бизәгәннәр.
Билгеләнгән сәгатькә ахирәтләре Люзия Букаева, Татьяна Мөхәммәтҗанова, Венера Андреева, Гүзәл Саттарова, Гөлсинә Вәлиева, Алия Сәлимгәрәева, Земфира Хәсәнова, Анна Шәймөхәммәтова килеп тә җиттеләр. Бердәм команда Зиләнең улы Салават суйган казларны йолкырга да тотынды.
Казларны эш итү бик мәшәкатьле, күп вакыт таләп итә торган эш ул. Әмма оста кулларга күз иярми, шаян сүз, җырлар белән эш ырамлы бара.
Ә эштән соң кунакчыл хуҗабикә өмәчеләрен сыйлы табынга чакырды. Каз өмәсенең эше дә, ашы да бергә! Киләсе елларда да исән-имин булып, казлар үст ереп, күңелле каз өмәсенә җыелырга язсын!
– Яңа ел бәйрәменә иң зур каздан зур бәлеш әзерлибез, – ди өмәче ахи рәтләренә рәхмәтле Зилә Вәлишина.
Рәмзилә Камеристова.
Автор фотолары