Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь , 17:00

Җитди имтихан

Кыш – коммуналь хезмәткәрләр өчен җитди имтихан ул. Һәм ул хаталарны гафу итми, бу хакта БР башлыгы Радий Хәбиров республика идарәсе үзәгендәге киңәшмәләрдә берничә тапкыр билгеләп үтте. Юл һәм коммуналь хезмәтләрнең кышкы шартларда эшләргә әзерлегендщге кимчелекләрен халык беренче бураннардан ук сизә.

Җитди имтихан
Җитди имтихан

31 декабрьгә кадәр, аукцион нәтиҗәләре буенча, Бәләбәй шәһәренең "Төзекләндерү" учреждениесе (тел.5-99-51) бөтен шәһәр буенча юлларны кышкы карап тоту белән шөгыльләнә.

– Көн саен кар җыю өчен шәһәр урамнарына – техник торышына карап 4-5 берәмлек техника, юл аша чыгу урыннарын чистартуга дүрт эшче чыга, – дигән мәгълүмат бирде предприятие директоры вазифаларын башкаручы Азат Хәйбуллин.

Укучыларның исенә төшерәбез, Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсе  мәгълүматы буенча, 2026 елның 1 гыйнварыннан Дубравушка микрорайоны урамнарында һәм тыкрыкларында кар тазарту өчен шәхси эшмәкәр С.Р. Үзбәков җавап бирә (тел. 8-937-333-71-57).

Шәһәрнең үзәк өлешендә, Лесничество, Өсән, Девон, Надежда, Кече Бәләбәй микрорайоннарында, Речная кварталында, Пионер урамыннан алып Имәнлек микрорайонына кадәр участокта – "Бәләбәй коммунальнигы" учреждениесе (тел.5-83-76 һәм 5-99-51).

Полянка, Төньяк-1 һәм Төньяк-2, Кояш, Урман, Карлыгач микрорайоннарында – "Юл-транспорт сервисы" җәмгыяте  (тел.8-917-754-75-35).

Чайковка микрорайонында – И. Р.Исмәгыйлев индивидуаль предприятиесе  (тел. 8-937-334-27-68).

Римма Солтанова әзерләде

 

Җитди имтихан
Җитди имтихан
Җитди имтихан
Җитди имтихан
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас