– Флүр Хәбиб улы үзенә беркетелгән бөтен территорияне йөреп чыгарга өлгерә. Шул ук вакытта республика юл хуҗалыгы идарәсе балансында булган төп трассаны да чистарта. Юл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре бер үк вакытта аларның барлык объектларына да хезмәт күрсәтергә өлгерми, шуңа күрә аларга ярдәмгә киләбез, чөнки безнең халыкка шәһәргә барып җитәргә кирәк, – ди биләмә башлыгы Илһам Хөснетдинов.
Тракторчы Флүр Арсланов инде берничә ел биләмә юлларын карап торуда катнаша. Хезмәт ветераны авыл урамнарын кардан сыйфатлы итеп тазарта, авыл халкы аны хөрмәт итә.
Римма Солтанова.
И.Хөснетдинов фотолары