– Иреклеләр ата-бабалары каберләрен тәртиптә тотуны изге бурыч дип саныйлар. Көз көне авыл зиратында халык катнашлыгында 16 карт агачны кистек.. Өмәдә абыйлы-энеле Илнур һәм Илдар Халфиннар, Салават Әхмәтҗанов, Рафаэль Галимов, Илдар Әхмәтов, Рамил Халфин, Римат Хәбибуллин бердәм хезмәт куйдылар. Аларны һәрчак ата-аналарының һәм авылдашларының догалары озатып йөрсен, сакласын, – дип сөйләде Тузлукыш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ләлә Харисова. – Без “Теплоэнерго” җәмгыяте директоры, муниципаль район Советы рәисе Сергей Лущицка агач кисүдә махсус техника һәм эшчеләр биргәне өчен рәхмәтле.
Килешегез, мондый игелекле эшләр якташлыкның көче, буыннарның өзелмәс бәйләнеше үрнәге булып тора да инде.
Римма Солтанова.
Фото авыл биләмәсе хакимиятеннән.