Бу юлы акция чын мәгънәсендә әкияти колач алды. Балалар хәвефсезлеге сагына ЮХХДИ хезмәткәрләре генә түгел, яңа ел персонажлары да – Кыш Бабай, Карсылу һәм хәтта, күпләрнең гаҗәпләндереп, игелекле Убырлы карчык та басты. ЮИД отряды егетләре белән бергә алар машина йөртүчеләргә иң мөһиме – балалар-пассажирларның хәвефсезлеге турында искә төшерү өчен юлларга чыктылар.
Тикшерү пунктларында туктаган машина йөртүчеләр гаҗәпкә калдылар. Күнегелгән протоколлар урынына аларны елмаюлар һәм изге теләкләр каршы алды. Яшь хәрәкәт инспекторлары, әкият юлдашларыннан илһамланып, машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәләр генә түгел, яктылыкны кире кайтара торган якты кар бөртекләре дә өләштеләр. Моның белән дә Яңа ел тылсымы бетмәде әле. Чын-чынлап бәйрәм рухы тудыру һәм акциядә катнашучыларның кәефен күтәрү өчен әкият геройлары һәм яшь инспекторлар машина йөртүчеләрне хуш исле мандариннар һәм татлы конфетлар белән сыйладылар.
"Баланы харап итмә, каешыңны эләктер!" профилактиканың нәтиҗәле генә түгел, мавыктыргыч та була алуын исбатлады. Юл хәрәкәтенең катгый кагыйдәләрен уен һәм бәйрәм элементлары белән берләштерү мәгълүматны аңлаешлырак һәм истә калырлык итә, бигрәк тә балалар өчен. Ә әкият геройларының катнашуы чарага аерым әһәмият бирә, балалар хәвефсезлеге – һәркемнең эше, хәтта иң тылсымлы персонажлар да аны якларга әзер, – дип саный Руссия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча инспекторы Алинә Әмирова.
Регина Иванова. Фотоларны ЮХХДИ тәкъдим итте.