Барлык яңалыклар
Новости
19 декабрь , 11:00

Тимераякта шуарга, хоккей уйнарга вакыт!

Кыш, дөньяны ак карга күмеп, салкын сезонның барлык гүзәллегеннән ләззәт алырга мөмкинлек биреп, үз хокукларына аяк басты. Әгәр чаңгычылар кар белән капланган тау битләрен яулап алса, шома боз өстеннән шуарга теләүчеләр өчен сезон әле башлана гына! Бу актив ял –   кышкы спорт төрләрен яратучылар өчен бик яхшы яңалык.

Тимераякта шуарга,  хоккей уйнарга  вакыт!
Тимераякта шуарга, хоккей уйнарга вакыт!

Социаль үсеш идарәсенең физик культура һәм спорт бүлеге башлыгы Рамил Насыйров сөйләгәнчә,  шәһәрдә боз ареналарын массакүләм шууга әзерләү эшләре җанлы бара. Хәзерге вакытта Бәләбәйдә 15 нче урта мәктәпнең һәм Морозов урамындагы 29 нчы микрорайондагы хоккей мәйданнары ачылуга әзерләнә. Приюто халкы да боз мәйданчыкларсыз калмаячак. Биредә берьюлы ике шугалак ачу планлаштырыла: «Нефтяник» стадионында һәм Комсомол урамында.

Стадиондагы һәм ябык хоккей корты территориясендәге шәһәр шугалагына аерым игътибар бирелә. Монда боз катыру  эше бара инде.

“Без ай ахырына халык каникул вакытында тимераякта шуу белән рәхәтләнсен  өчен бар көчебезне куячакбыз", – диде Рамил Айдар улы.

Районда барлыгы алты боз мәйданчыгы эшләячәк.

Регина Иванова

Елена Петрова фотолары

 

Тимераякта шуарга,  хоккей уйнарга  вакыт!
Тимераякта шуарга,  хоккей уйнарга  вакыт!
Тимераякта шуарга,  хоккей уйнарга  вакыт!
Тимераякта шуарга, хоккей уйнарга вакыт!
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас