Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь , 15:00

Халык күңел биреп эшләүчеләргә ышана

Бәләбәй районы Шаровка  авыл Советы депутаты Илмира Ильина “Бердәм Русия” партия проектының ”Халык депутаты” Бөтенрусия конкурсы йомгаклары буенча Башкортстан Республикасы лидерлары унлыгына керде.

Халык күңел биреп эшләүчеләргә ышана
Халык күңел биреп эшләүчеләргә ышана

Конкурс дипломантларына бүләкне Уфада республика парламенты утырышында БР Дәүләт Җыелышы-Корылтае Рәисе Константин Толкачев тапшырды.

Илмира Ильина Уфа, Салават, Стәрлетамак шәһәрләреннән килгән депутатлар белән беррәттән конкурста Башкортстан Республикасын лаеклы тәкъдим итте. Аның уңышы халыкның туган җирендә җаны-тәне белән эшләүчеләргә ышануын күрсәтә.

Асылда, бу барлык шаровкалаларның  бүләге, чөнки сайлаучыларның ярдәме – барлык дәрәҗәдәге депутатларның эшчәнлеге нигезе, мөһим мәсьәләләрне бергәләп хәл итә белүләре. Конкурс нәтиҗәләре рейтинг тавыш бирү йомгаклары буенча билгеләнде, анда Бәләбәй халкы үзләре өчен иң мөһим башлангычларны  хуплады.

Илмира Ильинадан тыш, “Халык депутаты” конкурсында районның башка шәһәр һәм авыл биләмәләреннән  дә депутатлар катнашты.

“БХ”белешмәсе

“Халык депутаты” конкурсында илнең 58 төбәге, 165 000 актив граждан катнашты, 3600 практика тәкъдим ителде. Башкортстан анда катнашучылар саны буенча лидер булды.

Римма Солтанова

Фотоларны авыл биләмәсе хакимияте  тәкъдим итте

 

Халык күңел биреп эшләүчеләргә ышана
Халык күңел биреп эшләүчеләргә ышана
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас