Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь , 10:00

51 градус салкыннар көтелә

Гидрометүзәк русиялеләрне ил территориясенең яртысында диярлек кискен суыту турында кисәтте.

51 градус салкыннар көтелә
51 градус салкыннар көтелә

Ведомствоның фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Интерфакс»ка салкыннарның Русиянең Европа өлешендәге Төньяк төбәкләренә, Уралга, Идел буена, Себергә һәм Ерак Көнчыгышка киләчәге турында сөйләде.

Русиянең Европа өлешендәге төньяк районнарда яшәүчеләрне аеруча кырыс шартлар көтә. Әйтик, Ненец автоном округында һава температурасының Цельсий буенча минус 37 градуска кадәр төшүе көтелә, бу климатик нормадан 9-19 градуска түбәнрәк.

Температура рекордлары Себердә яшәүчеләрне дә көтә. Мәсәлән, Эвенкиядә һәм Таймырда термометр баганасы минус 43 градуска кадәр төшәчәк. Хәтта төбәкнең көньягында, Омск һәм Томскта да минус 36 градуска кадәр салкын көтелә.

Иң экстремаль түбән температуралар Якутиядә көтелә, анда термометр баганалары минус 51 градуска кадәр күрсәтәчәк. Салкын шулай ук Амур өлкәсендә һәм Хабаровск краеның көнчыгышында урнашачак, анда һава максимум минус 42-43 градуска кадәр салкынаячак.

Фото: социаль челтәрдән.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас