Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь , 17:00

780 сарык һәлак булган

Бөре районында Үзәт күленнән әлегә шулкадәр сарык чыгарылган. Хуҗалары 200ләп сарык батты дигән иде....

780 сарык һәлак булган
780 сарык һәлак булган

Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Кирилл Первов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, эшләр вакытында коткаручылар бер исән калган сарыкны күргән-берничә көн ул күл бозында йөргән. Аны хуҗасына тапшырганнар.

«Башта көтү хуҗасы боз астына 200-300 баш батуы ихтимал дип хәбәр иткән иде, әмма бүгенге көнгә 780 хайван чыгарылган һәм эш дәвам итә", - дип сөйләде Кирилл Первов.

Чыганак: "Кызыл таң"

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас