Бүген, 22 декабрьдә, республикада бераз кар явачак, урыны белән уртача, кайбер районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле. Көндез термометр баганалары -2, -7 градус күрсәтәчәк.
Сишәмбе көнне, 23 декабрьдә, шулай ук кар явуы, урыны белән бозлавык, юлларда кар өермәсе көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Төнлә -4, -9°ка кадәр суытачак, көндез һава температурасы -2, -7° тәшкил итәчәк.