Район хакимияте һәм хокук саклау органнары тарафыннан мошенниклык гамәлләрен туктату һәм халыкка мәгълүмат җиткерү буенча эш алып барыла.
Әмма мошенниклыкны булдырмауда Сезнең уяулыгыгыз һәм аңлы булуыгыз төп роль уйный.
Сезгә үзегезне һәм акчаларыгызны якларга ярдәм итә торган тәкъдимнәр:
Шәхси мәгълүматларыгызны, банк карталары номерларын, PIN-кодлар һәм CVV-кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез.
Өченче затлар соравы буенча таныш булмаган счетларга акча күчермәгез, хәтта алар банклар яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре булса да.
Финанс ярдәме яки янаулар турында үтенечләр булган теләсә нинди шалтыратуларга яки хәбәрләргә тәнкыйди карагыз.
Исегездә тотыгыз, сезнең финанс куркынычсызлыгыгыз - сезнең кулларда!
Азат Сәхәбиевның социаль челтәрләрдәге битеннән.