Барлык яңалыклар
Новости
23 декабрь , 14:00

Рухилык. Бердәмлек. Мирас

Тарихи мәчет... Исемең үк Олы мәгънәгә ия. Ерак үткәннәр сәламе, Какшамас һәйкәл гүя. Узган шимбәдә Бәләбәй шәһәре  мөселманнары тормышында гаять истәлекле, күркәм чара булды. Ул – дини кардәшләребезне үзенә тартып торган тарихи мәчетнең 120 еллык юбилее уңаеннан “Рухилык. Бердәмлек. Мирас” тантаналы мәҗлесе.

Рухилык. Бердәмлек. Мирас
Рухилык. Бердәмлек. Мирас

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте, ерак ата-бабаларыбызның тырышлыгы белән 120 ел элек мәчет нигезенә беренче таш салынган. Шуннан бирле күп  сулар аккан, күп җилләр искән, күп үзгәрешләр белән тормыш дәвам иткән, әмма күпне кичергән мәчет үзе булып калган һәм буыннардан буыннарга күчә килгән әманәт булып  кала бирә. Шуңа күрә дә бу  бәйрәмнең оештырылуы үзе бер мәртәбә.

Мәчетнең бәйрәмчә бизәлгән мәдрәсә залына мәртәбәле кунаклар, дини кардәшләр, шәкертләр һәм аларның мөгаллимнәре, район авыллары имамнары җыелган  чара моңлы азан һәм изге дога белән башланып китте. Алып баручының: “Безнең йөрәкләребез тугандашлык, иман һәм диндарлык рухында бергә җыелырга мөмкинлек биргән Барлыкка китерүчебезгә шатлык һәм рәхмәт хисләре белән тулы. Әлхәмдүлилләһ” дигән сүзләре барсын да җылы, рәхәт халәткә көйләде. Җыелышның бәрәкәте булсын дип, изге Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр укылды.

Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе, тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиев, алып баручылар (Рита Зәйдуллина һәм аның кызы Элина) гыйбадәт йортының  тарихына күзәтү ясадылар. Рәхмәт төшкере, мәчет язмышын, аның үсеш баскычларын тарихи фактларга таянып күрсәткән фотопрезентацияне  дә кызыксынып карады мәҗлестә катнашканнар.

Илдар хәзрәт чыгышында  өч тапкыр туу кичергән мәчетне яшәтүгә  көч, тырышлык салган ата-бабаларыбызны, шул исәптән беренче имам –  дин һәм җәмәгать эшлеклесе, ахун Хурамшин Ямалетдинны  искә алды. БРның  Үзәк дәүләт тарихи архивы документлары нигезендә  мәчет бинасы дин тотучы мөселманнар акчасына 1905 нче елда төзелгән.1936 нчы елда мәчет ябыла, 20 нче гасырның 80 нче елларына кадәр монда саңгырау балалар өчен балалар йорты, аннары  ветлечебница урнаша. Узган гасырның 80 нче еллар ахырында мәчет кабат тергезелә. Ә инде аның өченче тапкыр мөселманнарга кайтарылу, яңару елы -1989.

Бүгенге бу мәчет исәп буенча өченчесе. Иң беренче мәчет 1800 нче елларда ук булган. Ул искергәч, дин тотучыларның Оренбург губернаторына үтенече (прошениесе)  буенча 1864 нче елда бүгенге мәчет биләмәсендә икенче мәчет төзелгән.  Ә бүген эшләп килгән мәдрәсәгә килгәндә, ул 1893 елда төзелгән булган һәм анда 27 ел мәдрәсә эшләгән. Аннары бу бинада "Тополек"  балалар бакчасы, баштарак бер башында 4 класслы типовой мәктәп урнашкан.  Шулай итеп мәдрәсәнең  дә 130 елдан артык тарихы бар.

Инде 17 ел Илдар хәзрәт Галиев  имам-хатыйб вазыйфасын үти. Һәм әйтергә кирәк, аның эшеннән мөселманнар өммәте бик канәгать. Нурлы йөзле, йомшак сүзле, зирәк акыллы, оста вәгазьче Илдар хәзрәт үзе бар яклап ярдәм күрсәтүче-яклаучы  муниципаль район хакимятенә, мөселман кардәшләргә, укытучылары Фәрхәт Хәмитовка, Нурмөхәммәт Хөсәеновка (кызганычка күрә, икесе дә  мәрхүм) чиксез рәхмәтле.

Илдар хәзрәт чыгышында мәчетнең һәм мәдрәсәнең бүгенге тормышы: мәдрәсә, мәчет  биналарында  евроремонт ясалуы, “Нурсибә” ашханәсе булдырылуы, балаларга спорт мәйданы эшләнүе һ.б  турында бәян итте.

 –   Бабаларыбызның мирасы безгә калды, аның кадерен белик. Гомерне юкка сарыф итмик,  файдалы, изге эшләргә багышлыйк; һәм дини, һәм  дөньяви белем алырга омтылыйк. Без булдырбыз, туганнар, –  дип йомгаклады ул сүзен.

Мәҗлес котлаулар белән дәвам итте. Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев истәлекле көн белән чын күңелдән котлап, Илдар хәзрәткә хакимият һәм шәхсән үзе исеменнән  Котлау хаты тапшырды,  чиксез рәхмәт белдерде. Асылда без барыбыз да яхшырак яшәсен өчен бер үк эшне эшлибез. Ил президентыбыз куйган максатка хезмәт итәбез, халык белән бергә эшләргә тиешбез, диде ул.

Хөрмәтле кунак –  Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахуны, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның  ярдәмчесе   Рөстәм хәзрәт Абушахман Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Баш мөфти Шәйхел Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның  Котлау хатын укып ишеттерде. Аның Илдар хәзрәт турында  мактау сүзләре әйтүе бик күңелле булды. Рөстәм хәзрәт Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм шәхсән Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин исеменнән  рухи-әхлакый яңаруга зур игьтибары, изге хезмәте һәм Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчете эшчәнлегенә ярдәме өчен Азат Сәхәбиевка Рәхмәт хаты тапшырды. Бер төркем мөселман кардәшләр дә шундый ук Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Илдар хәзрәт мәчет эшчәнлеген алып баруда һәрьяклап ярдәм күрсәтүче мәхәллә кешеләренә, мөгаллимнәргә шулайук Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды, һәркайсы турында  җылы итеп шәрехләде.

Тарихи мәчетне олуг бәйрәме белән журналист, Бәләбәй ветераннар советы әгъзасы, бөртекләп фактлар туплап, мәчет тарихы турында китап – зур хезмәт язучы Ася Кәбирова, шушы юллар авторы да тәбрикләделәр.

Мәчет шәкертләре укытучылары белән бергә бик матур программа әзерләгәннәр ( сценарийның авторы Рита Зәйдуллина). Балаларның рус һәм татар телләрендә Аллаһыбызга,  Мөхәммәт пәйгамбәргә багышлап шигырьләр укуы, шәкертләр башкаруында  “Дөнья юктан бар булды” мөнәҗәте,  мәчеттә үзеңне тотуга багышланган  “Мәчеттә” сценкасы,  укытучылары белән бергә шәкертләрнең исләм мәдәниятендә иң өлкән булган нәшидне  (аны 622 елда  ансарлар Мөхәммәд пәйгамбәргә җырлаганнар)  тәкъдим итүләре бик тә күркәм һәм иманны ныгыту, йөрәкләрне чистарту җәһәтеннән файдалы белем дә булды. 

***

Бәйрәмнең икенче өлеше мәчеттә сыйлы өстәл артында дәвам итте. Тәмле пылау белән сыйлану, сый-нигъмәт тулы өстәл артында ихлас аралашу, тагын да котлаулар,  бүләкләр...

Бәйрәмгә килгән яше-картының фикере бер:

Илдар хәзрәткә, шундый зур бәйрәм оештыручыларның, табын әзерләүчеләрнең барсына да рәхмәт. Аллаһ Раббыбыз һәр ике дөньяның бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп әйләсә иде. Иминлек Сезгә, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм аның фатихасы!

Зәйфә Салихова.

Фотолар тарихи мәчеттән.

Рухилык. Бердәмлек. Мирас
Рухилык. Бердәмлек. Мирас
Рухилык. Бердәмлек. Мирас
Рухилык. Бердәмлек. Мирас
Рухилык. Бердәмлек. Мирас
Рухилык. Бердәмлек. Мирас
Рухилык. Бердәмлек. Мирас
Рухилык. Бердәмлек. Мирас
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас