Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар , 17:30

Чаңгы сезонына старт бирелде

29 декабрь – Сәламәтлек сукмагында спорт бәйрәме халәте хөкем сөрде. Бәләбәйдән генә түгел, күрше Октябрьский һәм Туймазыдан 200ләп катнашучыны җыйган традицион чаңгы узышы яңа кышкы сезонга старт бирде, барлык катнашучыларга да күтәренке рух һәм позитив бүләк итте.

Чаңгы сезонына старт бирелде
Чаңгы сезонына старт бирелде

Тантаналы төзелеш чараның якты башлангычы булды. Стартка төрле яшьтәге спортчылар гына түгел, дәрәҗәле кунаклар да: район хакимияте вәкилләре, авыл биләмәләре  башлыклары, шулай ук спорт ветераннары җыелды. Алар барысы да бертавыштан төбәк өчен физик культура һәм спорт үсешенең бәяләп бетергесез әһәмиятен билгеләп үттеләр, мондый чараларның сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда төп роль уйнавын ассызыкладылар.

Көн саен булачак чемпионнарны тәрбияләү максатыаныда эшләүчеләргә аерым игътибар бирелде. Бәләбәй районы хакимияте «Чемпион» спорт мәктәбе тренер-укытучылары Данил Халиковка һәм Тимур Шәйморатовка күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм яшь талантлар үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәм зур уңышларга ирешкән яшь спортчыларны хөрмәтләү белән дәвам итте. Ева Убайдуллина, Лилиана Максимова, Павел Кортюков, Азиз Маннанов, Роман Солтанов, Злата Шайморатова һәм Дарья Макеева адресына чын күңелдән котлаулар һәм лаеклы алкышлар яңгырады. Аларга тантаналы рәвештә физик әзерлекләрен раслый торган таныклыклар һәм ГТО нормаларын үтәү билгеләре тапшырылды.

Әмма чараның чын йолдызы булып йөгерешнең иң яшь катнашучысы – 2023 елда туган Злата Петрова танылды. Аның кыюлыгы  хисләр давылы һәм чын күңелдән алкышлар уятты. Злата спортның һәркем өчен мөмкин булуын һәм барлык яшьтәгеләргә буйсынуын исбатлады, ул барлык катнашучыларны рухландырды.

Ярышлар махсус әзерләнгән трассада узды, анда һәркем үз көчен һәм күнекмәләрен күрсәтә алды. Тәҗрибәле профессионаллардан алып башлап  һәвәскәрләргә кадәр – барлык катнашучылар да бу колачлы спорт чарасының бер өлеше булды. Ярыш дәвамында көндәшлек һәм дусларча ярдәм халәте хөкем сөрде.

Үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр булдылар:

Эмилия Шамкаева

Наил Шамкаев

Амелия Җиһандарова

Динар Шамкаев

Элина Габдуллина

Егор Головин

Каролина Капитонова

Кирилл Гайсин

Кира Стародубцева

Олег Мещеряков

Альбина Курмаева

Артур Байтимиров

Евгений Убайдуллаев

Людмила Владимирова

Игорь Федоров

Регина Иванова

Спорт блеге фотолары.

Чаңгы сезонына старт бирелде
Чаңгы сезонына старт бирелде
Чаңгы сезонына старт бирелде
Чаңгы сезонына старт бирелде
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас