Барлык яңалыклар
Новости
2 гыйнвар , 13:00
1

Хәлне төзәтергә вәгъдә итәләр

Редакциягә хезмәт ветераны Наталья Сергеева Бәләбәй шәһәренең җәмәгать  территорияләрендә кар һәм боз тазарту сыйфаты турында мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, аны җәмәгать транспорты керә торган тукталыш кесәләренең ни өчен шулай начар чистартылуы борчый.

Хәлне төзәтергә вәгъдә итәләр
Хәлне төзәтергә вәгъдә итәләр

 –  Бу калкулыклар аркасында пассажирларга автобуска утырырга һәм салоннан чыгарга уңайсыз. Мин үзем «Почта» тукталышында, Ленин урамында чак автобус тәгәрмәче астына чак кына эләкмәдем, – ди Наталья Федоровна.

“БХ "укучысы  соравына Бәләбәй шәһәренең “Төзекләндерү” учреждениесе  директоры Азат Хәйбуллин җавап бирә:

– Юлларны чистартканда кар чистарту техникасы узганнан соң калдыклар кала. Безнең эшчеләр аларны бөтен җирдә дә вакытында җыеп бетерә алмыйлар.

Без Революционерлар, Совет һәм башка урамнардагы җәмәгать транспорты тукталышларын кардан чистарттык. Якын көннәрдә бөтен шәһәр буенча хәлне   төзәтергә тырышачакбыз.

Римма Солтанова әзерләде

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас