Барлык яңалыклар
Новости
3 гыйнвар , 15:00

Спорт балаларны һәм ата-аналарны берләштерде

Бәләбәй районы мәгариф учреждениеләрендә “Яңа ел гаилә уеннары-2026” республика фестиваленең мәктәп этабы башланды. Бу мавыктыргыч вакыйга балаларны һәм ата-аналарны берләштерде, аларга онытылмаслык хис-кичерешләр һәм яңа тойгылар бүләк итте.

Спорт балаларны һәм ата-аналарны берләштерде
Спорт балаларны һәм ата-аналарны берләштерде

Гаиләләр төрле эстафета һәм конкурсларда көч сынаштылар. Балалар әти-әниләре белән бергә тупны кәшәкә белән алып бардылар, капкага керттеләр, кыршау һәм ватрушка белән йөгерделәр. Һәр команда җитезлеген, төгәллеген, көчен, тизлеген, зирәклеген һәм бердәмлеген күрсәтте.

Фестиваль ел саен республика халкын Яңа ел бәйрәмнәрен актив һәм сәламәт уздыру, Башкортстан халкын даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында үткәрелә.

Ярышлар азагында барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләргә шулай ук 16 гыйнварда узачак бәйгенең муниципаль этабында үз мәктәпләрен тәкъдим итү мөмкинлеге дә насыйп булды.

Алсу Фәизова.

Фотолар мәктәпләрдән.

 

 

Спорт балаларны һәм ата-аналарны берләштерде
Спорт балаларны һәм ата-аналарны берләштерде
Спорт балаларны һәм ата-аналарны берләштерде
Спорт балаларны һәм ата-аналарны берләштерде
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас