Үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы уңышының төп факторы – бердәм коллектив. Аның нигезен биредә күп еллар хезмәт куйган кешеләр тәшкил итә. Рема Ризван кызының аларны үз гаиләсе әгъзалары дип санавы гаҗәп түгел. Хуҗалыкның һәрбер хезмәткәре турында ул ихтирам белән сөйли.
– Хәзер без терлекләрне уңышлы кышлату өчен тырышабыз. Терлекчелек корпусында 100 башка якын эре мөгезле терлек бар, – дип сөйләде фермер. – Азык җитәрлек: үз көчебез белән 1500 рулон печән, 450 рулон салам, 400 тонна сенаж, 320 тонна ашлык фуражы әзерләдек. Бәләбәй сөт комбинатына югары сыйфатлы чимал җибәрәбез, ә итне Октябрьский шәһәренең шәхси предприятиесенә тапшырабыз.
Крестьян-фермер хуҗалыгында ел саен техника паркын тулыландырырга тырышалар. Биредә яңа тракторлар һәм машиналар гына түгел, ә күптән файдаланганнары төзек, эшли. Бу җәһәттән инженер-механик Зинфир Тавис улының өлеше зур. Ышанычлы һәм тәҗрибәле кадрлар терлекчелектә дә эшлиләр. Малларга азыкны вакытында тарату һәм корпуслардан тирес чыгару өчен җаваплы Андрей Лисицын, машина белән сыер саву операторлары Айгөл Моратова, Әлфирә Байбекова, Ләйсән Гафарова үз вазифаларын намус белән башкаралар. Белемле белгеч-зоотехник Анастасия Чеченцова терлекләр өчен баланслы рационнар эшләү белән шөгыльләнә.
– Фермер хуҗалыгының барлык хуҗалык операцияләрен документка теркәп баруга тәҗрибәле бухгалтер Любовь Кузьмина җаваплы. Без салымнарны вакытында түлибез, социаль фондка иганәләр күчерәбез. Коллектив әгъзаларына хезмәт хакын лаеклы түләргә тырышабыз, - ди Рема Ризван кызы.
Хуҗалыктагы барлык җитештерү мәсьәләләрен хәл итүдә төп фигура – фермерларның улы Филүз. Ә килене Лиана крестьян-фермер хуҗалыгының хуҗалык эшчәнлеген анализлау һәм аны үстерүнең перспектив планнарын төзү, өйрәнеп, производствога яңа технологияләр кертү белән шөгыльләнә. Хуҗалыкны алып баруда әбисенә оныгы Мират Зәйнуллин да булыша, гәрчә ул әле мәктәптә укыса да.
Галиуллиннар гаиләсе шәһәрдән күчеп килмәсә, кем белә, берничә йортлы Әзәкәй авылын нинди язмыш көткән булыр иде. Беркемгә дә сер түгел, бүген нәкъ менә Русия төпкеле фермерларга таяна. Алар авыл кешеләре өчен эш урыннары булдыралар, хезмәт хакы белән тәэмин итәләр. Безнең фермерлар – тыйнак һәм хезмәт сөючән кешеләр, алар юлларының никадәр сикәлтәле булачагын алдан ук белә торып, агробизнес белән шөгыльләнергә тоындылар.
Римма Солтанова.
Фотолар Галиуллиннарның гаилә альбомыннан