Барлык яңалыклар
Новости
4 гыйнвар , 15:00
1

Подрядчы тәҗрибә туплый

Приют бистәсендә тротуарларны кардан чистарту белән  “Төзекләндерү”  идарәсе шөгыльләнә. Эштә ике трактор файдаланыла. Әмма предприятиедә тракторчы кадрлары җитми.

Подрядчы тәҗрибә туплый
Подрядчы тәҗрибә туплый

 Бистәдә 11 ел дәвамында гомуми файдаланудагы юлларны кардан тазарту белән даими подрядчы шөгыльләнгән, ләкин ул бу өлкәдән киткән. Конкурс йомгаклары буенча мондый эшләрне башкару өчен башка оешма сайланган.

 – Яңа подрядчы бистәдәге юлларны кышкы карап тотуда беренче тапкыр катнаша. Ул көннән-көн тәҗрибә туплар дип өметләнәбез. Димәк, юлларны чистартуның оперативлыгы һәм сыйфаты үсәр, - дип сөйләде Приют бистә Советы шәһәр биләмәсе  хакимияте  башлыгы Лилия Юнысова.

 Ишегалды территорияләрен һәм кварталара юлларны ардан тазартуга монда шулай ук идарәче компанияләр җаваплы.

Римма Солтанова.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас