Быел ылыслы агачларны кабул итү пунктлары оештырылачак
17 гыйнварда:
Бәләбәй шәһәре, Кызыл урам., 138;
Пролетар урамы., 70 «а».
24 гыйнвар көнне Бәләбәй шәһәре, Пролетар ур., 70 А адресы буенча ("Азия" сәүдә үзәге каршында); Кызыл ур., 138.
Чыршылар 12.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Ылыслы агач мишурадан, уенчыклардан, гирляндадан һәм башка яңа ел бизәү әйберләреннән арындырылырга тиеш.
Җыелган ылыслы агачларны регоператор ваклауга, ә аннары кабат куллануга җибәрәчәк. Агачларны йомычка итеп ваклыйлар. Аны авыл хуҗалыгында ашлама сыйфатында кулланырга мөмкин, шулай ук йомычканы туфракны туңудан һәм чүпләнүдән саклау өчен сибәләр. Тагын аны фермер хуҗалыкларында һәм зоопаркларда кайбер терлекләр өчен азык һәм түшәк итеп кулланырга мөмкин.
Регоператор хәбәр иткәнчә, "Чыршылыар эшкәртүгә” акциясендә катнашучыларга 12:00 -15:00 сәгатьләрдә татлы ризыклар тапшырылачак!
Светлана Шириня.