Барлык яңалыклар
Новости
6 гыйнвар , 11:00
1

Башта җиңел булмады…

Кешеләр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә төрлечә эшләргә килә. Кайвакыт моңа тормыш шартлары этәрә. Мәсәлән, Зәлия Әхмәдова тормышында шулай була. Район больницасында шәфкать туташы булып эшләгән хатын декрет ялыннан чыккач, кечкенә балага, гаиләгә күбрәк вакыт калсын өчен, ихата себерүче булып эшләргә карар итә.

Башта җиңел булмады…
Башта җиңел булмады…

Залия Борисовнаның “Жил-Центр”идарәче компаниясендә эшләвенә ун ел чамасы вакыт үткән. Башта аңа физик чыдамлык таләп итә торган эшкә күнегү җиңел булмый, ә хәзер куллары ныгыган, кыш көне көрәк белән дә, лом белән дә оста эш итәргә өйрәнгән.

 – Көчле салкыннарда чәй эчәргә, ял итәргә хезмәт бүлмәләре булган йортларның подвалларына керәбез. Идарәче компаниянең безне җылы аяк киеме һәм махсус кием белән тәэмин итүе яхшы,  – ди ихата себерүче.

Зәлия Әхмәдова Әмиров урамындагы 11нче һәм 13нче, Интернациональ урамындагы 122а йортлары подъездларын чиста һәм тәртиптә тота. Кар җыюда аңа кайвакыт унбер яшьлек улы булыша.

Зәлия ханыма  ул хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәткә хөрмәт белән караулары ошый. Балконнардан һәм фатир тәрәзәләреннән тәмәке төпчекләре ыргытмыйлар. Подъездлар янында матур чәчәкләр үстерәләр. Шәһәр халкының үз йортына карата шундый кайгыртучан мөнәсәбәтен күреп, тагын да яхшырак эшлисе килә.

 “Жил-Центр”  идарәче компаниясендә Зәлия Борисовнаның вазыйфаи бурычларын үтәүдә гаять зур җаваплылыгын билгелиләр. Торак-коммуналь хуҗалык даирәсе нәкъ аның кебек авыр эштән баш тартмаган кешеләргә таяна

Римма Солтанова.  Елена Петрова фотосы.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас