Барлык яңалыклар
Новости
6 гыйнвар , 13:00

Яшь патриотлар тәрбияләүгә кушылды

 "Сугышта «мин» сүзе юк – СВО ветераны, отставкадагы өлкән прапорщик Рөстәм Мирсаев турындагы мәкалә шулай аталган иде. “Макс” кушаматлы хәрби ил мәнфәгатьләрен яклауга китте. Ул йөзгә-йөз заманча сугыш дәһшәтләре, сугышчан дусларын һәм туган энесен югалту белән очрашты... Яраланганнан соң реабилитациягә озатылды, ә аннары сәламәтлеге торышы буенча СВОга  кире кайта алмады.

Яшь патриотлар тәрбияләүгә кушылды
Яшь патриотлар тәрбияләүгә кушылды

Рөстәм Ринат улы яшь патриотлар тәрбияләү эшенә актив кушылды: ул мәктәп укучылары һәм көллият студентлары белән очраша, фронтта ниләр кичерергә  туры килүе, яшь сугышчыларның батырлыклары һәм Ватанны саклау буенча ир-егетләр миссиясен үтәү турында ачыктан-ачык сөйли.

Ул полкташлары, сугышчы-якташлары белән даими элемтәдә тора, аның хәрби тәҗрибәсенә ихтыяҗ бар.

"Үз Ватаныңны саклау – ир-ат бурычы! Илне, әнине, әтине һәм барлык якыннарыңны яклаудан оялырга кирәкми",  –  дип үгетли егетләрне Рөстәм Мирсаев.

 Сез бу кызыклы кеше белән газета битләрендә тагын очрашырсыз әле.

Любовь Иванова

Фото редакция архивыннан

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас