Беренче көнне ул капкага 37 кадак каккан. Киләсе атналарда ул кадаган кадаклар санын контрольдә тотарга өйрәнгән, көннән-көн аларны киметкән. Кадак кагудан үз-үзеңне контрольдә тоту җиңелрәк икәнен аңлаган. Ниһаять, шул көн дә килгән, ул бер генә кадак какмаган. Шуннан соң ул әтисе янына килеп, бу хәбәрне җиткергән. Әтисе егеткә болай дигән: "Ә хәзер һәркөн бер кадакны капкадан ал".
Ниһаять, шул көн дә килгән, егет әтисенә бар кадакларны алганын әйтә алган. Әтисе улын капкага алып килгән дә болай дигән: "Улым, син үзеңне бик яхшы тоттың, ләкин кара әле, капкаңда күпме тишек калган". Алар беркайчан да элеккечә булмаячак! Син кем белән дә булса талашканда һәм аңа ямьсез сүзләр әйткәндә, син аңа капкадагы тишекләр кебек җәрәхәтләр калдырасың.
Кешегә пычак кадап, аннары аны алсаң да, җәрәхәт мәңгегә калачак. Һәм күпме генә гафу үтенсәң дә, бу берни дә үзгәртмәячәк! Җәрәхәт калачак! Сүзләр белән китерелгән җәрәхәт физик җәрәхәт кебек үк авырту бирә!