Барлык яңалыклар
Новости
8 гыйнвар , 15:00

Раштуада – яхшылык һәм шәфкать белән!

Бәләбәй районы ветераннар советы активистлары Гүзәл Ишниязова, Николай Кухарев һәм Михаил Яковлев М.Горкий ис. токымчылык заводы үзәк усадьбасы авылындагы Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен стационар социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә булдылар, анда тзрбияләнүчеләрне  Яңа ел һәм Раштуа белән котладылар.

Раштуада – яхшылык һәм шәфкать белән!
Раштуада – яхшылык һәм шәфкать белән!

Стационарда торучы һәр кешегә яңа ел бүләкләре тапшырылды, шулай ук алар белән бергә гитарага җырлар җырланды.

Кунаклар Александра Александровна Корчагинаны 90 яшьлек юбилее белән аерым  котладылар. Гаҗәеп язмышлы һәм зур тормыш тәҗрибәсенә ия хатын-кыз изге йөрәкле, ул җитди авыруны батырларча кичерә. Ятып торучы авыру буларак, ул СВОда катнашучылар һәм тәрбияләнүчеләр өчен оекбашлар бәйли. Аның турында берничә тапкыр газетада язылды..

Бүлектә яшәүчеләр район ветераннар активына игътибары һәм кайгыртучан булулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Раштуа – игелекле эшләр һәм шәфкатьлелек өчен вакыт!

 – Гади изге эшләр аерым тормыш шартларында булган кешенең күңелен җылыта һәм шатлык китерә ала,  – дип саный ветераннар советы рәисе урынбасары Г.Ишниязова.

Любовь Иванова. М. Яковлев фотосы

 

 

Раштуада – яхшылык һәм шәфкать белән!
Раштуада – яхшылык һәм шәфкать белән!
Раштуада – яхшылык һәм шәфкать белән!
Раштуада – яхшылык һәм шәфкать белән!
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас