- Тракторчы Сергей Андреянов иртәдән үк урындагы территорияне юлларны кардан чистартырга тотына. Социаль объектларга, шулай ук контейнер мәйданчыкларына юлны вакытында тәэмин итә. Җәмәгать урыннарында сыйфатлы итеп җыештыру өчен кулына көрәк ала, – дип сөйләде авыл хакимияте башлыгы Илмира Ильина.
Сергей Андреянов әле бер айдан артык кынатракторчы булып эшли. Шул вакыт эчендә ул үзен җаваплы һәм ышанычлы хезмәткәр итеп күрсәтергә өлгергән. Ир-ат автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләр хәрәкәтенең уңайлы булуы аның өлгерүенә бәйле булуын яхшы аңлый.
Римма Солтанова әзерләде
Фото авыл хакимиятеннән.