Алар өчен ирекмәннәр территория буйлап экскурсия, уеннар әзерләгәннәр иде,
тышта ук кайнар самовар чәе белән сыйладылар. Әлбәттә, иң сөендергәне – атларны күзәтү, ат өстендә йөрү, аларны сыйлау, истәлеккә фотоларга төшү булды. Атлар бит сыйпаганны, ягымлы итеп сөйләшкәнне, йомшак күңелле кешеләрне ярата. Алар каты бәгырьле, дорфа кешеләрне бик тиз тоемлый икән. Кыскасы, балалар - атларны, ә атлар балаларны бик яратып калдылар.
Яратмаслык та түгел шул. Ат сүзендә ниндидер кодрәт, ирек яшерелгән бит. Ул – татар-башкорт халкының тарихында, көнкүрешендә, шулай ук әдәбиятында зур урын алып торган җан иясе. Әйтик, Галимҗан Ибраһимовның сагынып үз җиренә кайткан ат турындагы "Алмачуар" хикәясен еламыйча укып булмый.
Бу көнне малайлар һәм кызлар ат турында бик күп мәгълүматлар белделәр. Илдар Галиев әйтүенчә, атлар клубына елына берничә тапкыр мәчеттән балалар белән шулай экскурсияләр оештыралар икән, чөнки бу хайваннар белән рухи бәйләнеш бик файдалы, чөнки имам үзе бәләкәйдән атлар яраткан, бозаулыйсы сыераларны көткәндә үзенә үк ат биргәннәр . "Үземдә сынаганым бар, атка атланып йөрсәң, бил сызлавы да бетә, күңелдә ниндидер рәхәтлек", – ди Илдар Фаил улы. Атларның ауросы, энергетикасы хәрәкәте чикләнгән, аутизм чире һ.б. белән авырган балаларга, гомумән, барсына да уңай йогынты ясый.
Бүгенге көндә клубта 15ләп ат тотыла, араларында башкорт токымлы атлар да, бәләкәй понилар да бар. Алар "Экодент" җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Гафуров тәрбиясендә. Шәһәр балалары өчен монда түгәрәк оештырылган, алар тренер җитәкчелегендә ат өстендә йөрергә өйрәнәләр, ялларын үрәләр, өсләрен, тоякларын чистарталар. Әйткәндәй, быел көз алма бик уңды. Шәһәрдәшебез Рәсүл Гәрәев кырыктан артык бидрә алма илтеп, атларны сыйлады гына.
Әлбәттә, бүген бу хайваннарны күп җирдә "тимер" атлар алыштырды, хәтта авылларда да үзләрен еш күреп булмый. Чабыш атларын сабантуйларда гына күреп, сокланып калабыз. Шулай да ат үрчетү белән җитди шөгыләнгән төбәкләр, ат җене кагылган кешеләр бар. Атларның сугышларда батырлык күрсәтүен, җир сукалавын, кешенең ышанычлы дусты, таянычы булуын укып та, кинолардан күреп тә беләбез без. Яшь буынга матур тәрбия бирүдә атларның да роле зур. Шәһәрдә "Эскада" клубының булуы нинди яхшы, мәктәпләрдән дә бирегә экскурсияләр оештырырга һәм яхшы кәеф алырга, матурлыкка өйрәнергә була.
Зәйфә Салихова.
Фотолар тарихи мәчеттән.