Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар , 11:00

Яңа елга – ак өметләр белән

Хөрмәтле укучым, көтеп алынган бәйрәм, каникул көннәре инде артта калды. Алда башлап кына киселгән яңа икмәк кебек, ак өметләр белән тулы яңа ел...

Яңа елга – ак өметләр белән
Яңа елга – ак өметләр белән

Тарихта калган 2025 елда барсы да ‑ үсеш һәм тоткарлыклар да, табышлар һәм югалтулар да, шатлык-сөенечләр һәм кайгылар да, уңышлар һәм уңышсызлыклар да булды. Әмма тормыш барыбер матур булып дәвам итте: сабыйлар туды, балаларның бәхетле көлү тавышлары яңгырап торды; мәктәпләрдә һ.б.  алар белем алдылар, бәйрәмнәр булды; ил, республика, шулай ук район һәм шәһәр халкы  Тынычлык өчен махсус хәрби операция зонасындагы яугирләргә--якташларыбызга ярдәм күрсәтүне  беренчел бурычларының берсе итеп куйды һәм  гуманитар конвойлар озатуга үзеннән дә өлеш кертергә тырышты. 2025 елда Бәләбәй районында барлык волонтерлык төркемнәре битараф булмаган гражданнар ярдәме белән махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучылар өчен хәйрия ярдәме белән 27 автоконвой оештырды һәм җибәрде. Инде узган елга рәхмәтле булып, ике атна яңа елда яшибез.  Әлбәттә, күп нәрсәләр үткәндә торып калды, әмма быел да лаеклы яшәр өчен иң кирәкле кыйммәтләр –  Өмет, Ышаныч һәм Яратуны үзебез белән алдык.

РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2026 ел Русия халыклары бердәмлеге елы  дип игълан ителде. "Безнең өчен гаять зур илебездәге һәр халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, теле мөһим. Мондый күптөрлелек, аны саклау - Русиянең милли сәясәтенең нигезе", – диде Владимир  Путин Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында.  Шулай булгач, без, башка халыклар шикелле, үз, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен күз карасыдай сакларга бурычлыбыз. Бу –  ерак ата-бабаларыбыздан буыннардан-буыннарга күчеп килгән изге васыять. Әлбәттә, без милләтне милләт, татарны татар итеп яшәтүче туган телебезне бүгенге  глобальләшү чорында да сакласак, аны балаларга, оныкларга тапшыра алсак, мәдәният тә, гореф-гадәтләр дә сакланыр. Инде күпләр туган телне оныткан яки онытып бара, аны ничек сакларга соң диярсез. Аның иң гади, иң яхшы юлы – татарча сөйләшү, татарча аралашу, татар мохитен яшәтү. Сер түгел, күп вакыт, үзебез дә сизмичә, оныкларга ияреп, русчага кереп китәбез. Кызганычка күрә, авылда да әбиләр хәзер русча сөйләшә дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Ә бит сабыр гына, өстәл артында утырганда, балаларны татарча "рәхмәт", "тәмле булды", дияргә , әппәр итәргә өйрәтергә була. Ә аннары инде мавыктыргыч  татарча әкиятләр укырга.  Зур бәхет вак шатлыклардан тора, диләр бит.  

Мәктәпләргә генә дә салышырга ярамый, анда да туган телләр өчен сәгатьләр бик аз бүленгән. Әмма сакларга теләгән кешегә мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик, хәзер сайтларда да милли үзаңны үстерү өчен татар халкы тарихы, телгә кагылган материаллар төркемнәрдә җитәрлек.

 Ә тагын телне саклаучы бер чара-- ул 1917 нче елдан бирле төрле телләрдә чыгып килүче шәһәр-район газетасы. Тормышыбызны үз телебездә яктыртучы басманың гомере дә сезгә  бәйле. Укучылары яки тиражы булса, гәзит тә яши. Сөенечле хәл, 2026 елга басманы 369 кеше алдырачак, ягъни  планны арттырып үтәгәнбез булып чыга. Шул җәһәттән еллар буе аны даими алдырып килгән укучыларга, шулай ук яңа кушылучыларга рәхмәт. Ә менә иң күп язылган муниципаль  район хакимияте,  Мәгариф  системасы (аеруча татар гимназиясе, Э. Хакимуллина) хезмәткәрләренә (Сәбилә Новгородова), шулай ук  тиражны арттыру өчен акчалата үз өлешен  керткән, аны тарату, пропагандалау максатында тырышып йөргән  милләттәшләргә аерым рәхмәт. Алар: һәр елдагыча, Рәсүл Гәрәев, Флүр Яһудин, Мәрьям Хөсәенова, Гөлфия Зиннәтуллина, шулай ук Илдус Разетдинов, Хәмит Дәүләтхуҗин, Вальмир Дәүләтшин, Галия Әхмәтшина.

Сөенечле хәл дисәм дә, шәһәр-районда  милләттәшләребезнең 24 меңләп яшәвен исәпкә алсак, әлбәттә, бу бик аз сан. Күмәк көч тау күчерә, ди халык. Күмәк булсак, бердәм булсак, барсы да үзебездән торуын аңласак, гәзитебезгә дә, туган телебезгә дә югалу куркынычы янамас.

Басма белән якын булып яшәгән, каләм тибрәткән, "Әниемнең җылы кочагы" конкурсында катнашкан, шулай ук аның "Бәйләнештә"ге төркеменә кереп лайклар куйган, комментарийлар язып барган дусларга да рәхмәт. Сезнең язмаларыгызны басма битләрендә күрү үзе бер шатлык. Языгыз гына, тормыш тәҗрибәсе бай район-шәһәрдәшләребезнең  әйтер сүзе, яхшы кешеләр, тормыш-яшәеш турында язмалары, мәктәп укучыларының нәни иҗади эшләре  басмабыз битләрендә мотлак урын алачак. Нинди темага язмалар, нинди рубрикалар күрергә теләр идегез, тәкъдимнәрегезгә дә шат булачакбыз.

Яңа елда да изге эш-гамәлләр башкарырга, әхлакый кыйммәтләрнең югалуына юл куймаска,  кулыбыздан килгәнчә Үзебезнекеләргә ярдәм итәргә, сау-сәламәт булып,  матур, дус яшәргә насыйп булсын. Русия халыклары бердәмлеге елы булганга гына да түгел, бу  – безнең яшәү кыйблабыз.

Зәйфә Салихова.

 

Автор: Алексей Петров  
Читайте нас