Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар , 11:00

А хәрефеннән Яга кадәр исемнәр

Башкортстанның ЗАГС органнары реестрында гыйнварның беренче көннәрендә Көнчыгыш тамырлы исемнәр сайлау тенденциясен, шулай ук классик Европа вариантларын чагылдырган статистиканы халыкка җиткерделәр.

А хәрефеннән Яга кадәр исемнәр
А хәрефеннән Яга кадәр исемнәр

Республиканың ир-ат исемнәре рейтингында Әмир исеме алда бара, ул инде ун елдан артык беренчелек пальмасын саклый, ел саен йөзләгән гаилә шушы исемне сайлый. 2026 ел башында топ-исемлеккә шулай ук Эмир, Эмиль, Роман һәм Лев керде.

Хатын-кызларныкы арасында Ева исеме аеруча популяр. Беренче бишлеккә Амелия, Ясминә, Мария һәм Айлин исемнәре кергән.

Гыйнварда шулай ук сирәк исемнәр сайлауның аерым очраклары теркәлгән. Кызлар өчен ата-аналар тарихи яки милли төсмерле вариантлар сайлаган, нәтиҗәдә республикада Анеля, Аяна, Самина, Ярослава һәм Каролина исемле балалар үсә.

Сирәк ир-ат исемлегендә Эрик, Глеб, Салих, Әмин һәм Тохирбәк бар. Мондый төрлелек гаиләләрнең баланың уникальлеген, борынгы тарихи тамырларны саклауга омтылуын күрсәтә. Традицион һәм сирәк антропонимнар арасындагы баланс төбәк статистикасының төп характеристикасы булып кала.

Бәләбәй шәһәренең беренче ЗАГС бүлегендә хәбәр итүләренчә, гыйнвар аенда ата-аналар балаларына Александр, Виктор, Мария, Софья исемнәре кушканнар. Сирәк очрый торганнар арасында – Демид, Марсель, Спиридон.

«БХ»белешмәсе

Бәләбәй үзәк район хастаханәсе мәгълүматы буенча 2025 елда безнең районда 547 бала  – 249 малай һәм 298 кыз туган.

2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 14 гыйнварына кадәр 16 бала – 9 малай һәм 7 кыз дөньяга килгән.

Светлана Шириня

БР Башлыгы матбугат хезмәте фотосы

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас