Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар , 10:00

Мәтәүбашта Хезмәт десантында катнашучылар Дан паркын кардан чистарттылар

 Мәтәүбаш авылының төп мәктәбе укучылары хезмәт десанты оешырып,  авылның  Дан паркы территориясен кардан чистарттылар.

Мәтәүбашта Хезмәт десантында катнашучылар Дан паркын кардан чистарттылар
Мәтәүбашта Хезмәт десантында катнашучылар Дан паркын кардан чистарттылар

 –  Балалар бик теләп, дус һәм тату, үз эшләренең мөһимлеген аңлап эшләделәр. Парк  һәр кеше өчен истәлекле урыннарның берсе, анда Бөек Ватан сугышы елларында һәм яңа тарихтагы локаль конфликтларда илне саклаган сугышчы-авылдашларның исемнәре язылган плитәләр урнаштырылган.

Тиздән без патриотик эш айлыгын һәм Ватанны саклаучылар көнен үткәрәчәкбез, чараларның бер өлеше Дан паркында узачак.

Актив һәм җаваплы укучыларыбыз белән горурланабыз! Бергәләп без авылыбызны яхшырак итәбез! - дип уртаклашты Мәтәүбаш авыл советы авыл биләмәсе хакимияте  башлыгы Игорь Борисов.

Укучылар  хезмәт десантын авыл халкының ППМИ-2026да катнашуы кысаларында кече Ватан тарихына багышладылар.

Любовь Иванова. Фотолар Мәтәүбаш авыл биләмәе хакимиятеннән.

 

Мәтәүбашта Хезмәт десантында катнашучылар Дан паркын кардан чистарттылар
Мәтәүбашта Хезмәт десантында катнашучылар Дан паркын кардан чистарттылар
Мәтәүбашта Хезмәт десантында катнашучылар Дан паркын кардан чистарттылар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас