Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар , 13:00

Яровлар гаиләсе "Үрнәкле башкорт гаиләсе" конкурсына барачак

Гүзәлия белән Айнур Яровларның тату гаиләсе Бәләбәй районыннан «Үрнәкле башкорт гаиләсе» ачык республика конкурсының зона этабында чыгыш ясаячак.

Яровлар гаиләсе "Үрнәкле башкорт гаиләсе" конкурсына барачак
Яровлар гаиләсе "Үрнәкле башкорт гаиләсе" конкурсына барачак

Әлеге конкурс 2021 елдан бирле “Җидегән” республика бәйрәме кысаларында үткәрелә. Ул башкорт халкыының бай мәдәниятен, туган телен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклаучы һәм үстерүче гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Ирле-хатынлы Яровлар өч бала үстерәләр, аларда башкорт халкының милли кыйммәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбиялиләр. Гүзәлия Әхәт кызы - Башкорт гимназия-интернатының башлангыч сыйныфлар укытучысы, бер үк вакытта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Айнур Хәмзә улы Себердә эшли.

Тату, хезмәт сөючән, матур башкорт гаиләсенә уңышлы чыгышлар телибез!

Зөлфия Гарифуллина

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас