Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар , 13:00

"Әдәби марафонның" 2026 елдагы беренчесе тәмам

Укучыларны китап укуга  җәлеп итү, матур, нәфис һ.б. әдәбиятыбызны пропагандалау максатында язучы, тәрҗемәче, журналист Раил Гатауллин башлап җибәргән һәм инде исәп буеча 34нчесе  булып үткәрелгән Дөньякүләм "Әдәби марафон"ның быелгы беренчесе тәмам булды.

"Әдәби марафонның"  2026 елдагы беренчесе тәмам
"Әдәби марафонның" 2026 елдагы беренчесе тәмам

21 көн буе марафонда катнашучылар ВКдагы үз битләрендә үзләре теләгән чәчмә әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр һ.б. куеп килделәр, ә аларны укып барганнар комментарийлар калдырдылар, лайклар куйдылар. Лайк  куяр өчен башта  укырга кирәк бит, әнә шулай әллә күпме кеше әдәбиятка җәлеп ителде, әдәби дөньяның матурлыгын күрергә, моңын ишетергә, туган телебезнең  чиксез байлыгына  сокланырга йөрәк күзләрен ачты. Дәвамлы була күрсен, бу тирән мәгънәле зур чара.

 Безнең Бәләбәйдән әйдәман Нурия Вәлиәхмәтова  командасында әдәбият сөючеләр: Люзия Фәттахова һәм аның оныгы Данис, Гөлфия Зиннәтуллина, Ракия Төхвәтшина актив катнашып киләләр, бу юлы да алар көн саен укучыларны иң күренекле шагыйрьләребезнең иҗаты белән таныштырдылар. Гөлфия ханым күпләрнең яраткан шагыйрәсе  Шәмсия Җиһангирова иҗатын сайласа, Ракия ханым исемен халык күңеленә язып калдырган Разил Вәлиев  шигырьләрен мөрәҗәгать иткән. Люзия Нәзир кызы һәм аның оныгы Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"нә кергән шигырьләрне куеп барды. Бу шигырьләрне укыйсың да, татар каһарманы Муса Җәлилнең таланты, туган җирен, Ватанын сөюе, фидакарь батырлыгы алдында тагын һәм тагын баш иясең. 15 нче февральдә шагыйрьнең тууына 120 ел тула, аның шигырьләрен күңелләрдә яңарту  аеруча көнүзәк.

Быел беркадәр Рита Ануфриева да катнашып килде. Киләчәктә Бәләбәй төбәгеннән  бу кызыклы, фәһем чарада катнашучылар тагын да артыр дип өметләник. Үз һәм башкаларның күңел дөньяларын баеткан кызларга әфарин дияргә генә кала.

Зәйфә Салихова.

 

Автор: Алексей Петров  
Читайте нас