Анда татар гимназиясе укучылары да катнашты. 10 нчы сыйныф укучысы Салихова Мәдинә призер исеменә лаек булды, 10 нчы сыйныф укучысы Габдрафыйкова Илизә, 11 нче сыйныф укучысы Мөхәмәтов Наил шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Аларны әзерләүче һәм олимпиадага алып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Люзия Фаттаховага, Резеда Гыйззәтуллинага гимназия хакимияте тарафыннан рәхмәт белдерелде.
Күп конкурсларда, олимпиадаларга җиңү яулаган уку алдынгысы Салихова Мәдинә 20 нче февральдә Казанда үтәчәк төбәкара туган телләр олимпиадасында катнашып, башка җиңүчеләр һәм призерлар белән Башкортстан данын яклаячак.