Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар , 11:00

“Кече Ватан – Русия көче” форумы көннәре узды

Башкортстанда 2026 елның 29-30 гыйнварында «Кече ватан – Русия көче» Бөтенрусия муниципаль форумының төбәк көннәре узды. Темасы «Муниципаль үсеш: үсешнең яңа юнәлешләре» булды.

“Кече Ватан – Русия көче” форумы көннәре узды
“Кече Ватан – Русия көче” форумы көннәре узды

 Уфада бөтен илдән 500гә якын катнашучы җыелды. Болар – муниципалитетлар, хакимият органнары, Федерация Советы,  Дәүләт Думасы, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес вәкилләре.

 Мәйданчыкларда муниципалитетларның икътисадый үсешенә һәм территорияләрнең тотрыклы үсешенә багышланган төп темалар каралды.

Башкортостанны мәйданчык итеп очраклы гына сайламаганнар – республика  практикасын һәм эшләнмәләрен бөтен ил муниципалитетлары үзләштерә ала.

 Уңышлы тәҗрибәләр 2026 елның апрелендә узачак «Кече ватан – Русия көче» II Бөтенрусия муниципаль форумы программасының нигезе булачак.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас