Экскурсиянең төп бурычлары: балаларга почта һәм аның билгеләнеше турында; ; социаль өлкә хезмәткәрләре һөнәрләре турында белем бирү һәм балаларда җәмәгать урыннарында үз-үзеңне культуралы тоту һәм хәвефсезлек күнекмәләре тәрбияләү.
Балалар почта хезмәткәрләре – элемтә операторлары һәм почтальоннар белән таныштылар. Аларның эшчәнлеге турында белдек: элемтә операторлары посылкалар җибәрәләр, газета-журналларга яздыралар; хат ташучылар хатларны өемнәргә бүлеп, адресларга газета-журналлар, хатлар тараталар. Балаларга хатларның һәм посылкаларның кайда саклануын һәм сортларга аерылуын, шулай ук хатлар һәм открыткалар салына торган почта тартмасын күрсәттеләр. 7 нче һәм 6 нчы әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр конвертлар, маркалар, открыткалар саткан посылкаларны ничек кабул итүләрен һәм бирүләрен күрделәр.
Почта бүлекчәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларда һөнәр белән кызыксыну уятып, эчтәлекле һәм белемле әңгәмә үткәрделәр.
Очрашу азагында нәниләр почта — бер-берсеннән ерак яшәүче кешеләр арасындагы элемтә дигән нәтиҗә ясадылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иртә һөнәри юнәлеш алуы – аларның һөнәри өстенлекләрен формалаштыру өчен нигез ул.
Т. П. Семенова, Е. М. Соломинская һәм В. П. Насыйбуллина, тәрбиячеләр