Февральнең беренче яртысында көн салкын булса, арыш уңар; җылы булса тары уңар.
Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
Февраль аенда кар күп булса, җәй иртә килер.
Февраль азагында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
Әгәр кышның бу ае буранлы икән, август яңгырлы булачак, уҗым игене уңачак.
Кар күп ятса, үлән калын булачак.
Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.
Фвраль суык икән - җәй яхшы килер.
Февраль азагында бозбармаклар озын булса - яз озакка сузылыр.
Февраль карсыз булса - коры җәйгә.
***
3 февральдә салкын булса, урак вакытында эссе булыр.
7 февральдә көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.
8 февральдә йолдызлы һәм аяз төн булса, гөмбә уңышы күп булачак. Февральдә агачлар бәскә төренсә, тиздән җылытачак.
12 февральдә ай кызарып торса, көчле җил булачак.
14 февральдә күк йолдызлы булса, яз соң килер.
15 февральдә көн җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр.
26 февральдә кар эресә, су акса, җәй яңгырлы булыр.
27 февральдә җылы һава булса, март башында салкын көт.
28 февральдә бозбармаклар озын икән, яз да озын булыр.