Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль , 11:00

Мәтәүбашлар җиңүгә өметләнә

Гәзиттә хәбәр ителгәнчә, быел Мәтәүбаш авылы халкы ППМИ - 2026 да авыл Советы авыл биләмәсе  коммуналь ихтыяҗлары өчен МТЗ-82.1 тракторына эленмәле, тагылма җайланмалар (тагылма 2 ПТС-4,5 , чүмечле төягеч( КУН), роторлы чапкыч) сатып алу" проекты белән катнашырга карар кылды. Әйтергә кирәк, башлап йөрү төркеме, җиңүгә дәртләнедереп, халык белән актив эшли.

Мәтәүбашлар җиңүгә өметләнә
Мәтәүбашлар җиңүгә өметләнә

 – Авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең барысы да үз өлешен кертә. Иганәчеләр җиңүгә өметләнеп, акчалата һәм акчалата булмаган ярдәм күрсәтергә әзер. Авыл кешеләре ППМИ кысаларында оештырылган  төрле бәйрәмнәрдән читтә калмый. Күптән түгел шундый күңелле чараларның берсе  –  "Саф һавада уеннар"  кышкы уен программасы булды. Катнашучылар төрле спорт ярышларында, милли уеннарда көч сынаштылар. Бүгенге катлаулы заманда мәтәүбашлылар проекты бик  көнүзәк. Конкурста җиңеп,  МТЗ – 82.1 өчен тагылма, асылмалы җиһазлар сатып алырбыз дип өметләнәбез. Бу безнең өчен мөһим! – ди авыл биләмәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы И.В. Борисов.

Әйткәндәй, Мәтәүбаш авыл биләмәсе халкына ППМИ-2026 программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирү максатыннан, башлап йөрү төркеме әгъзалары башкарылган эшләрне яктыртучы  махсус корылма да эшләгән.

Урындагы башлангычларга ярдәм программасы (ППМИ) нәрсә ул? Ул ничек эшли? Әлеге программа буенча нәрсәләр эшләргә мөмкин? Анда ничек катнашырга? Авыл  биләмәсендә нинди проектлар гамәлгә ашырылган? 2026 елгы программаны тормышка ашыру өчен нинди чаралар узган, ниндиләрне оештырырга ният ителә? Боларның барсы хакында да теләгән һәркем укый, таныша ала.

Зәйфә Салихова.

Мәтәүбашлар җиңүгә өметләнә
Мәтәүбашлар җиңүгә өметләнә
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас