Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль , 19:00

"Поле чудес" та автомобиль отты!

 Людмила Мельникова өчен бөтен республика халкы шатлана.

"Поле чудес" та автомобиль отты!
"Поле чудес" та автомобиль отты!

Межгорье шәһәрендә яшәүче Людмила Мельникова «Могҗизалар кыры»на башкорт балы, каен җиләге кайнатмасы, үз ансамбле һәм гармун белән барган иде. Аңа «Приз» секторы эләкте. Леонид Якубович Людмила ханыма 170 мең сум акчалата алырга тәкъдим итте. Ләкин ул ныклыгын күрсәтте, акчадан баш тартты һәм “кара тартма”ны сайлады.

"Бөтен авыл карый, бөтен Межгорье карый. Приз!"  –  диде Людмила Мельникова ышаныч белән.

Якташыбызның интуициясе көчле булып чыкты, чөнки тартма эчендә автомобиль ачкычлары ята иде.
"Ышаныгыз, могҗизалар була", - диде шоуда җиңүче. Котлыйбыз!

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас