Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль , 14:00

Хиҗаб көне уздырганнар

Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетендә хиҗаб көне үткәргәннәр. Бу хакта мәдрәсә мөгаллимәсе Рита Зәйдуллина хәбәр итте.

Хиҗаб көне уздырганнар
Хиҗаб көне уздырганнар

Чараны Дилия Галәветдинова алып барган. Имам-хатыйб Илдар хәзрәт Галиев яулык, аның әһәмияте турында бәян иткән. Габдрахман хәзрәт исә хиҗабның мөселман хатын-кызлары өчен  мөһимлеге турында презентация ярдәмендә сөйләгән. Шәкертләр белән осталык класс үткәреп, шамаил төшерергә өйрәнгәннәр.

Ахырда килгән кунакларга бүләкләр – яулык, чәчкә, открыткалар тапшырганнар.

– Чара күңелле дә, файдалы да узды, истә калырлык булды, – ди Рита ханым.

Фәнил Зарипов фотолары.

Белешмә

"Хиҗаб" (Хиджаб) гарәпчәдән  киртә, пәрдә дигәнне аңлата. Мөселман хатын-кызлары урамга чыкканда киелә торган тәнне һәм/яки битне яшерә торган япма.

«Хиҗаб» сүзенең башлангыч мәгънәсендә — тәнне каплау традициясе һәм тәнне һәм/яки башны каплый торган теләсә нинди япма. Бүгенге көндә, бигрәк тә мөселман булмаган илләрдә, хиҗаб дигәндә, еш кына бөркәнчекнең билгеле бер төре-чәчен һәм муенын каплап, битен ачык калдырып торган баш яулыгы күздә тотыла.

Традиция буенча, хиҗаб кию Коръәнгә барып тоташа, ләкин бу гадәт Исламга кадәр килеп чыккан. Башта хиҗаб кию Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыннарына гына билгеләнгән булган, ләкин инде иртә Исламда хиҗаб шәригать кануннары кысаларында барлык ирекле мөселман хатын-кызлары өчен мәҗбүри дип танылган.  ru.wikipedia.org*

Зәйфә Салихова әзерләде

Хиҗаб көне уздырганнар
Хиҗаб көне уздырганнар
Хиҗаб көне уздырганнар
Хиҗаб көне уздырганнар
Хиҗаб көне уздырганнар
Хиҗаб көне уздырганнар
Хиҗаб көне уздырганнар
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас