– Көн саен без таучык янында балаларның күпләп җыелуын шатланып күзәтәбез. Үзләре белән алар плюшкалар, чана-тюбинглар һәм ватрушкалар, тәлинкәләр һәм шуу өчен башка җайланмалар алып киләләр. Бигрәк тә ял көннәрендә биредә кеше күп була. Саф һавада ял итәргә шәһәрнең башка микрорайоннарыннан да киләләр, – дип сөйләде идарәче компания директоры Галина Хөснетдинова.
“Минем шәһәр” идарәче компаниясендә тауның техник торышын даими күзәтүче җаваплы кешедәр билгеләнгән. Ихатачы Дмитрий Харзиров даими рәвештә балалар хәвефсез менсен өчен баскычларны чистарта.
Әгәр барлык идарәче компанияләр яшь шәһәрлеләрнең җәйге ялы турында гына түгел, кышкы ялын да кайгыртсалар, бу, һичшиксез, аларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Балалар телефоннар һәм смартфоннар белән азрак артында утырачак, саф һавада күбрәк булачаклар.
Римма Солтанова.
Идарәче компания фотолары.