Барлык яңалыклар
Новости
5 февраль , 13:00

Караучысыз калган этләр, мәчеләр табылса

Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсе хакимиятендә  хәбәр итүләренчә, Бәләбәй районы территориясендә караучысыз калган хайваннарны аулау һәм асрау эшләрен "Йомшак тәпиләр" йортсыз хайваннарга ярдәм итү үзәге җәмгыяте башкара.

Караучысыз калган этләр, мәчеләр табылса
Караучысыз калган этләр, мәчеләр табылса

Караучысыз калган этләр һәм мәчеләр табылса, бигрәк тә алар үзләрен агрессив тотсалар һәм җәмәгать тәртибен бозсалар, сез 8-937-157-78-89, 112 телефонына шалтырата яки электрон почтага яза аласыз: Otlovufa@mail.ru. Шулай ук аларны тотуга заявкаларны шәһәр һәм авыл биләмәләре хакимиятләре кабул итә.

Мөрәҗәгать иткәндә хайваннарның кайда булуы, аларның нинди кыяфәттә булуы һәм үзләрен ничек тотулары турында төгәл мәгълүмат бирергә тырышыгыз.

Светлана Шириня.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас