Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль , 15:00

Балалардан – балаларга

Инде берничә ел Приют бистәсенең 5 нче урта мәктәбендә «Батырлык тартмасы»акциясе үткәрелә. Мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары дәваханәнең педиатрия бүлегендә дәваланучы балалар өчен уенчыклар, китаплар һәм буяулар, конструкторлар, иҗат өчен җыелмалар һәм башка бүләкләр җыялар. Кечкенә пациентлар авырта торган процедураларны (уколлар һәм башка манипуляцияләр) кичергән өчен бүләк ала.

Балалардан – балаларга
Балалардан – балаларга

Инде традициягә әйләнгән «Батырлык тартмасы» акциясенең инициаторы – 2 А сыйныфының сыйныф җитәкчесе Светлана Михайловна Наумова. Ул укучыларын уңай гамәлләргә һәм эшләргә дәртләндерә, балаларда игелек, үзара ярдәмләшү һәм яклау хисләре тәрбияли.

Педиатрия бүлеге коллективы укучыларга, ата-аналарга һәм 5 нче урта мәктәпнең сыйныф җитәкчесенә пациентларга шатлык бүләк иткәннәре  өчен рәхмәт белдерә.

Светлана Шириня әзерләде

Бәләбәй үзәк район дәваханәсе фотолары

 

Балалардан – балаларга
Балалардан – балаларга
Балалардан – балаларга
Балалардан – балаларга
Балалардан – балаларга
Балалардан – балаларга
Балалардан – балаларга
Балалардан – балаларга
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас